Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Аҗаган” бәйгесе кайбычлыларга җиңү китерде

Олы Кайбычтагы мәдәният йортында һәм “Салават күпере” спорт- сәламәтләндерү комплексында “Аҗаган -2018” хәрби- спорт уеннарының зона этабы үтте

Бу уеннарының максаты – армия сафларына алыначак үсмерләрне гражданлык һәм патриотик рухта тәрбияләү, Ватанны саклауга әзерләү. 
Сәхнәгә бер-бер артлы Олы Кайбыч урта мәктәбе, Тәтеш районының кадетлар мәктәбе, Кама Тамагының “Патриот”, Чүпрәленең “Барслар”, Апасның “Факел”, Буаның “Патриотлар” командалары күтәрелде. Алар хор белән җырлады, отрядларының байракларын тәкъдим иттеләр. Бәйгенең “Визитка” номинациясен районның “Яшь гвардиячеләр” хәрәкәте лидеры Илһам Хөснетдинов һәм мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин бәяләде. Бәйгенең бу өлешендә кадетлар җиңүгә иреште. Олы Кайбыч укучылары командасы – икенче, “Барслар” командасы өченче урында
“Салават күпере”ндә стройда йөрү, стройда җыр башкару, йөзү, йөгерү, химик һөҗүмнән саклану чаралары кию, турникта тартылу, пневматик винтовкадан ату, каршылыклар полосасын үтү ярышлары узды. Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары, подполковник Илшат Паймурзин командаларның әзерлеген уңай бәяләде. 
Пневматик винтовкадан атуда кадетлар мәктәбе командасыннан Анастасия Малькова иң күп очко (28) туплап, җиңүгә иреште. 
- Бездә хәрби әзерлеккә аеруча зур игътибар бирелә. Өйрәнүләр барышында алган тәҗрибәм пневматик винтовкадан атуда иң күп очко җыярга ярдәм итте. Безне әлеге бәйгегә әзерләгән Ринат Гайнетдиновка рәхмәтлемен, - диде Анастасия. 
Йөзү буенча ярышта “Патриот” командасыннан Денис Апунин иң җитезе булды. Ә химик һөҗүмнән саклану чараларын кию бәйгесендә Олы Кайбыч урта мәктәбе составында чыгыш ясаган Ранис Гаттаровка (1 минут 36 секунд) тиңнәр булмады. Аның игезәк сыңары Рамил, берничә секундка гына калышып, икенче урынга чыкты. Хәрби- гамәли уеннарда Буа районының “Патриотлар” командасы җиңүгә иреште. 
- Кайбыч районында “Аҗаган” уенында биш ел элек Иске Тәрбит мәктәбендә катнашкан идек. Әлеге спорт- сәләмәтләндерү комплексында без беренче тапкыр чыгыш ясадык. Оештыручыларга рәхмәт, командалар өчен барлык шартларны булдырганнар. Ярыш барышында нинди номинацияләрдә осталыкны арттырырга кирәклеген дә ачыкладык. Киләчәктә җиңү яулау өчен тагын да ныграк әзерлек алып барачакбыз, - диде кадетлар мәктәбе командасы җитәкчесе, подполковник Ринат Гайнетдинов. 
Барлык бәйге нәтиҗәләре буенча Олы Кайбыч урта мәктәбе командасы беренче урынны яулады. Тәтеш районының Кадетлар- икенче, “Патриот” өченче урынга чыкты.
- Бәйгедә катнашучыларның барысына да рәхмәтемне белдерәм. Җиңүче команда Иделарягы зонасы данын республика ярышларында яклаячак. Барыгызга да киләсе ярышларда, укуыгызда уңышлар телим, - диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев җиңүче командаларга, төрле бәйгеләрдә шәхси беренчелекне яулаучыларга, призлы урыннар яулаган командаларны бәйгегә әзерләгән җитәкчеләренә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырып. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч укучылары стройда йөрү осталыгын күрсәтте