Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч укучылары волейбол уйнады

Мәктәпләрдә волейбол лигасының муниципаль этабы төгәлләнде. 18- 25 гыйнвар көннәрендә 7- 9 классларда укучы кызлар һәм егетләр командалары арасында волейбол ярышлары үтте. Ә 1 февральдә “Салават күпере” комплексына мәктәпләрнең иң яхшы командалары финал ярышына җыелды.

Бу ярышта Федоровское мәктәбенең Юрий Григорьев җитәкчелегендәге кызлар һәм егетләр командалары җиңде. Тренер Илнур Хәсәнов җитәкчелегендәге Иске Чәчкаб төп мәктәбе командасы егетләре икенче урынга чыкты. 9 класста гына укысалар да, алар мәктәпләрнең 10-11 класс егетләреннән торган командаларын да җиңде. Финал уенында гына җиңүчеләргә 2:1 исәбенә оттырдылар. Чүтимәктәбе командасы белән кискен көрәштә Олы Кайбыч мәктәбе командасы өченче урынны алды.
Кызлар командалары арасында Валерий Савинов кул астында шөгыльләнүче Олы Подберезье урта мәктәбе командасы икенче урынга лаек булды. Өченче урын Иске Тәрбит урта мәктәбе командасына бирелде (тренер Виктор Яковлев).
Федоровское мәктәбенең егетләр һәм кызлар командалары, районыбыз данын яклап, март аенда үтәчәк республика ярышларының зона этабында чыгыш ясаячаклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев