Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч укучыларына паспортлар тапшырдылар

Кеше тормышында гомерлеккә истә калырдай мизгелләр була.

 Кулга Россия Федерациясе гражданины паспорты алу – шундый мөһим вакыйгаларның берсе. Район мәдәният йортында шушы араларда 14 яшь тулган 36 укучыга тантаналы шартларда паспорлар тапшырылды. Тантана алдыннан Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.
Бу чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова, паспорт бүлеге начальнигы Илфир Яруллин, ата- аналар катнашты.
- Яшь дусларыбызны бүген кулларына беренче тапкыр паспорт алулары уңаеннан кайнар котлыйм. Киләчәктә кече ватаныгызның, республиканың, Россиянең лаеклы уллары, кызлары булырсыз дип ышанам, - диде Альберт Илгизәрович, паспортлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Тантана мәктәпләр укучыларының чыгышлары белән бергә үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев