Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч укучыларының модельләре иң яхшысы дип табылды

“ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә физик яктан мөмкинлекләре чикле балаларны түгәрәкләргә тартуга зур игътибар бирәләр.

Алар төрле бәйгеләрдә дә актив катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Татарстанда балалар командалары арасында иң гади автомодельләр буенча үткәрелгән бәйгенең зона турыннан да икенче урынны яулап кайттылар. Бу ярышны республиканың мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды.
“ЭКО” үзәгенең ”Судомодельләштерү” берләшмәсе җитәкчесе Николай Волков әзерләгән команда Буа шәһәрендә уңышлы чыгыш ясады. Кечкенәләр төркемендә Егор Вахтов беренче урынны яулады һәм дипломга лаек булды. Өлкәнрәкләр арасында осталыгын күрсәткән Никита Ерамасовка икенче дәрәҗәдәге диплом бирелде.“Иң үзенчәлекле модель” номинациясендә Николай Волковның ике укучысы да икенче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Яшь модельчеләргә медальләр дә тапшырылды.
Җитәкчеләре Николай Волковның да хезмәте тиешенчә бәяләнде. Бу ярышка призерлар әзерләгәне һәм ярыш вакытында судьялык иткәне өчен аңа Мактау кәгазе тапшырдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев