Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч Яңа елга әзерлек буенча республика комиссиясен каршы алырга җыена

Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләрен һәм башка рәсми затларны үз эченә алган комиссия Кайбычка 4 гыйнварда килергә җыена.

Комиссия район үзәгенең һәм авылларның бизәлешен караячак. Шуңа да һәркем үзе бизәгән территорияне тагын бер тапкыр карап чыксын иде. 

 Ундүр метрлы Үзәк чыршы тирәсе быел тагын да матуррак бизәлгән. Җем-җем итеп төрле төстәге утлар яна, боздан, кардан ясалган нинди генә әкият геройлары юк, ясалама таулардан балалар гына түгел, зурлар да рәхәтләнеп шуа, фотозонада истәлеккә фотога төшүчеләр дә күп. Кайбычта 2021 ел Туган тел елы дип игълан ителде. Зур хәрефләр белән кардан Туган тел елы дип язып куйганнар. Быел бу территорияне бизәү өчен 200 мең сумнан артыграк акча тотылган диделәр.Төрле төсле утлар белән янучы яңа гирляндалар һәм дюрайлатлар сатып алганнар. Дюрайлт- үтә күренмәле, төсле, эчендә светоид лампалары булган озын шнур- гирляндалар. Бу чыгымнарның барысы да халкыбызга күңелле ял сәгатьләре бүләк итү итү максатын күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X