Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч ягы музеенда күчмә күргәзмә ачылды

Кайбыч ягы музеенда бөек шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган “Һәлак булса да, үлми герой” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды.

Бу күргәзмә күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее һәм Муса Җәлил музей-фатирының музейара күргәзмәләр проекты кысаларында республика музейлары өчен оештырылды. Ул Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышлана. Муса Җәлил фашистлар тоткынлыгында язылган «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы аша киң танылу алды.
Е л саен 15 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә һәм «Төп нөсхә көне» үткәрелә. Бу көнне «Моабит дәфтәрләре» музей фондыннан чыгарылып, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә. Шагыйрь тарафыннан Берлинның Моабит төрмәсендә үлем алдыннан язылган һәм ниндидер могҗиза белән сакланып калып, безгә килеп җиткән бу үлемсез әсәрләр, музейның иң кыйммәтле экспонатларының берсе булып тора.
Күренекле татар шагыйренең тууына 115 ел тулу уңаеннан күчмә күргәзмә Олы Кайбыч авылы халкы һәм кунаклары өчен «Кайбыч ягы музее»нда тәкъдим ителәчәк һәм конференция, лекция һәм экскурсияләрне үз эченә алган чаралар циклына кертелә..
Проект авторлары хәбәр иткәнчә, күргәзмә 10 февральгә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев