Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч юлчылары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Кайбыч юл төзү, ремонтлау участогы хезмәткәрләре бу атнаның якшәмбесендә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Шул уңайдан аларны эш урыннарында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
- Юл төзелеше өлкәсендә түзем, ныклы, рухи яктан көчле кешеләр генә эшли ала. Бирегә шундый егетләр җыелган дип уйлыйм. Чөнки быелгы кебек эссе җәйдә калын итекләр белән кайнар асфальтта эшләве бер дә җиңел булмагандыр. Барыгызга да башкарган хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм, һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм, - диде Альберт Илгизәрович.
Ул хезмәт алдынгыларына районның 30 еллыгы медальләрен, район башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды.
Кайбыч юл төзү, ремонтлау участогы начальнигы Илгиз Сабиров та хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап, хезмәт алдынгыларына “Татавтодор” җәмгыятенең рәхмәт хатларын тапшырды.
Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саннарының берсеннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X