Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч юлларында салмыш хәлдә машина йөртүчеләр очрый әле

Сентябрьдә узган рейдлар барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән 5 автомобиль йөртүчене туктаткан.

– Иске Тәрбиттә яшәүче бер ир-ат 8 сентябрьдә Олы Кайбыч – Камыллы автомобиль юлында исерек килеш машина белән идарә иткәндә тоткарланды. 10 сентябрьдә Надеждино авылында да шундый фактка юл куелды, – дип хәбәр итте ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов. – 22 сентябрьдә Олы Кайбыч – Камыллы автомобиль юлының 25 нче чакрымында Хуҗа Хәсән авылында яшәүче бер ир-ат исерек килеш трактор белән идарә иткәндә тоткарланды. Башка районда яшәүче ике кеше безнең кармакка эләкте, икесе дә кызмача хәлдә иде. Аларның берсе Яшел Үзән районыннан, икенчесе Чувашиядән иде.
Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш техника белән идарә итүчеләргә җәмәгать суды каршысына басарга туры киләчәк. Хәзер аларны транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәләр, штраф  түләтәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X