Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч үзәк сырхауханәсендә хәйрия акциясе үтте

Узган шимбәдә район үзәк сырхауханәсенә Казаннан бер төркем табиблар килде. Алар сәламәтлегендә тайпылышлар булган балаларны бушлай кабул итте. Әлеге хәйрия акциясен “Татарстан – Яңа гасыр“ республика иҗтимагый хәрәкәте, “Балаларда – көч“ хәйрия фонды оештыр­ды. Максатлары – балалардагы үзәк нерв системасы авыруларын вакытында ачыклау һәм әти-әниләргә бушлай консультация бирү.

«Үзеңне бәхетле итеп тою башкаларга ярдәм итүдән башлана» девизы астында эшчәнлек алып баручы “Балаларда – көч” хәйрия фонды 2014 елда оешкан. «Ел хәйриячесе – 2017» рес­публика бәйгесендә җиңү яулаган әлеге фонд төрле тернәкләндерү үзәкләрендә сабыйларын дәвалау өчен зур суммаларда акча түли алмаган гаиләләргә ярдәм күрсәтү, кыйммәтле тернәкләндерү чаралары алуда булышлык итү белән шөгыльләнә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар, әти-әни­ләре өчен бәйрәмнәр, хәйрия акцияләре һәм ярминкәләр дә үткәрәләр. Әнә шундый чараларның берсендә Кайбычның “Гаилә кыйммәтләрен үстерү” үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаева фонд җитәкчесе Адель Заһретдинов белән танышкан да инде. 
– “Балаларда – көч” хезмәткәрләренең хәйриячелек эше алып баруы миндә зур кызыксыну уятты, –диде Надежда Анатольевна. - «Безгә килегез, күрегез, сезгә нинди ярдәм күрсәтә алабыз икән, шуны ачык­лыйк”, – дип тәкъдим иткәч, фонд эшчәнлеге белән танышып кайттым. Анда Кайбыч сыр­хауханәсендә булмаган белгечләр барлыгын белдем дә, аларны үзебезгә чакырдым – шатланып риза булдылар. Барлык гаиләләрнең дә балаларын Казан табиларына күрсәтү мөмкинлеге юк бит. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да, үзәк сырхау­ханәнең баш табибы Гөлнара Сафиуллина да ниятемне хуп­лады. 
Авыру сабыйларга дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтелә, ләкин үзенчәлекле сабыйларга ярдәм кулы сузарга теләгән игелекле кешеләр, коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар да аз түгел. «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте дә әнә шундыйлардан. Әлеге хәрәкәт вәкилләре, балаларга һәм сәламәтлеге чикле сабыйлары булган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектлар яклап, грантлар ота. Бу исә аларга хәйрия фондлары белән бергәләп республика буенча табиблар десанты оештырырга мөмкинлек бирә. Кайбычтагы хәйрия акциясен үткәрер­г­ә дә «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте ярдәм иткән. Безнең районга табиблар белән бергә хәрәкәтнең Сәяси советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, «Балаларда – көч» хәйрия фонды җитәкчесе Адель Заһретдинов, әлеге фондның социаль проектлар координаторы Нина Коваленко да килде. Аларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, баш табиб Гөлнара Сафиуллина, “Татарстан – Яңа гасыр”ның Кайбычтагы бүлеге Советы рәисе Александр Акрымов, акцияне оештыручы Надежда Ермолаева каршы алды. Башкаладан килгән делегация бездәге үзәк сыр­хауханә эшчәнлеге белән танышты, әти-әниләр, балалар белән аралашты, аларны кабул итүне башлап җибәргәннән соң, Кайбыч белән тагын да якыннан танышу максатында район буйлап экскурсиягә юл алды. Алар Олы Тәрбит мәдәният йортындагы музейга барды, чиркәү төзелеше, Мәлки ягы керәшеннәренең тормыш-көнкүреше белән танышты, Турминскийдагы Изге Троица чиркәвендә дә булды. Ә күчмә медик-психологик-педагогик бригада белгечләре – табиб-невролог, эпилептолог, психиатр, функциональ диагностика табибы, махсус психолог, логопед-дефектолог сырхауханәдә балаларны кабул итте. Безнең педиатрлар, социаль яклау бүлеге белән берлектә сәламәтлегендә тайпылыш­лар булган балаларны барлап, аларның исемлеген төзегән, һәрберсен билгеле бер вакытка алдан язып куйганнар. Арада  яңа туган сабыйдан  башлап, 18 яшькә кадәрге балалар  бар иде. Гадәттә кечкенәләр табиблардан, сырхауханә кабинетларыннан курка, чират җиткәнне көтеп, көйсезләнә, тынгысызлана башлаганнары да була. Оештыручылар мәсьәләнең бу ягын да кайгырткан: социаль яклау бүлеге волонтерлары махсус мәйданчыкта балаларны уйнатты, бергәләп рәсем ясадылар, китап-журналлардагы төсле рәсемнәрне карадылар, һәрберсенә шарлар тараттылар. Тәҗрибәле белгечләр 27 балага диагностика үткәрде һәм консультация бирде. Сәламәтлегендә тайпылышлар ачыкланган балалар алга таба елга ике тапкыр бушлай тернәкләнү курсы уза алачак. Моның өчен, яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә барып, гариза язарга кирәк. 
– Без быел Яңа Чишмә, Чистай, Аксубай районнарында булырга өлгердек инде,  – диде логопед-дефектолог Ирина Прожерина. – Башкаларга ярдәмне безнең фонд хезмәткәрләре тәкъдим итсә, Кайбыч районы, искәрмә буларак, үзе инициатива күрсәтте. Гомумән алганда, авыру яки сәламәтлегендә кимчелекләр булган балалар саны елдан-ел арта бара. Моңа стресс, экология факторлары йогынты ясый, бала туган чагында алган һәм вакытында дәваланмаган травмалар да сәбәпче була ала. 
Фонд белгечләре ассызыклавынча, вакытында ачык­ланган һәм дәваланган чирләр баланың алга таба үсешенә уңай тәэсир итәчәк.
– Без бүген улым белән берничә табибта булдык. Ашык­мыйча, проблеманы сораштылар, баланың сәламәтлеген җентекләп тикшерделәр, киңәшләрен бирделәр. Барысы да бушлай бит. Кайбычта шундый тикшерү үтүебезгә сөенеп туя алмыйм, – диде Олы Кайбычтан Роза Хәйруллина. – Акция­не оештыручыларга рәхмәт, берничә ай алдан языласы, талон аласы, чиратыңны көтәсе, юлда йөрисе, юл һәм табиб өчен чыгымнар тотасы юк. 
Әнә шундый рәхмәт сүзләре күп ишетелде бу көнне. Аларның, беренче чиратта, киң күңелле райондашыбыз, кешенең күңел ярасын үзенеке итеп кабул итүче, башкаларга игелек эшләүдән тәм табучы Надежда Ермолаева адресына яңгырарга тиешлеген күпләр белми дә калгандыр. Хәер, игелекле гамәлләр беркайчан да югалмый, артыгы белән үзеңә әйләнеп кайта. «Шуңа да яхшылык эшләү өчен көчеңне, вакытыңны, акчаңны кызганмаска, хәлеңнән килгәнчә мәрхәмәтле булырга тырышырга кирәк», – ди Надежда Анатольевна. Ул «Балаларда – көч» хәйрия фонды белән хезмәттәшлекнең дәвамлы булуына, моның районыбыздагы демографик хәлнең яхшыруына йогынты ясаячагына, ана һәм бала сәламәтлегенә игътибар күбрәк булган саен, хатын - кызларыбыз бәбине дә күбрәк алып кайтачагына ышана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч үзәк сырхауханәсендә хәйрия акциясе үтте