Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычка биологик калдыкларны утильләштерү буенча автомобиль кайтты

Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиядиев әйтеп узганча, мондый машина район өчен бик кирәк иде.

– Авыл җирлекләре территориясендә төзелгән биотермик базлар вакытлар үтү белән тула. Алар урынына яңаларын төзү эше шактый кыйммәткә төшә. Республика җитәкчелеге бу проблеманы хәл итү юлын тапты. Районнарга биологик калдыкларны утильләштерү машиналары кайтарыла башлады. Безгә дә “ГАЗ- 53” автомобиле базасындагы шул машина кайтты, – диде ул. – Фермер хуҗалыгында, шәхси хуҗалыкта мал үлгән очракта, район ветеринария берләшмәсенә шалтыратып хәбәр итә. Махсус машина әлеге хуҗалыктагы терлекне алып кайтып, билгеле урынга урнаштырылган суыткыч-контейнерга куя. Контейнер тулгач, аны Алабуга районында урнашкан биологик калдыкларны утильләштерү, сөяк оны җитештерү белән шөгыльләнүче “Сария” заводыннан килеп алачак¬лар. Аннан килгән автомобиль буш контейнер калдырып, тулысын алып китә. Сугым цехлары да үзләрендә булган биологик калдыкларны алып китү өчен безгә хәбәр итәргә тиеш була. Барлык теркәү эшләре тәмамлангач, киләсе ел башыннан алар тулы көчкә эшли башлаячак.
Илсур Зиядиев әйтүенә караганда, әлеге автомобильдә ветеринария берләшмәсе шоферы эшләячәк. Суыткыч- контейнер әлегә кайтарылмаган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X