Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычка “Мобиль поликлиника" килде

“Сезнең сәламәтлекне без кайгыртабыз!" Казан шәһәренең әнә шундый девиз астында эшләүче җиденче клиник сырхауханә врачлары безнең районга килде.

 Алар авыруларны "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан тормышка ашырылучы "Мобиль поликлиника" республика проекты кысаларында мобиль медицина комплексында кабул итә. Ул күчереп йөртелә торган заманча диагностика, лаборатор җайланмалар белән җиһазландырылган, анда невролог, уролог, гинеколог, офтальмолог бүлмәләре бар.

Әлеге комплекска беркетелгән врачлар район үзәк сырхауханәсендә төрле авырулар буенча диспансер исәптә торучы райондашларыбызны кабул итә. Алар 25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Федоровскоеда Олы Кайбыч, Кошман, Мөрәле,  Багай, Борындык, Олы Урсак, Кече Мәме, Колаңгы авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне кабул итә. Ә 2 декабрьдән бер атна дәвамында Олы Подберезьеда башка авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең сәламәтлеген тикшерәләр. Аларны җирлекләрдән бушлай транспорт белән  тәэмин итәләр. Авырулар участок табибы юлламасы белән махсус график нигезендә җибәрелә. Аларга диспансерлаштыру, диагностика үткәрәләр, консультация бирәләр. Авыруларны офтальмолог, кардиолог, невролог, уролог, кан тамырларын тикшерүче хирург кабул итә. Шунда ук лаборатория эшли, анализга кан, сидек алалар, диагностика кабинетында муендагы кан тамырларына УЗИ үткәрергә була.
– Авыруларны иртәнге сәгать сигездән кабул итә башлыйбыз, берсен дә кире борып җибәрмибез. Безнең максат – профилактик тикшерү белән 100 процент халыкны колачлау, кеше үзвакытында дәвалана башласын өчен диагноз кую, – диде лаборатория технигы, мобиль поликлиника өчен җаваплы Илүзә Зарипова. – Безнең пациентлар – 45 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр. Һәр белгеч көненә 25ләп кеше кабул итә, профилактик тикшеренүгә 75 һәм аннан да күбрәк кеше килә.
Мин үзәк сырхауханәдә диспансер исәптә торучылар, шулай ук диспансерлаштыруның икенче этабына күчерелгән Федоровское авылы кешеләре белән дә аралаштым. Алар арасында 65 яшьлек Рафаэль Хәйруллин да бар. Ул эретеп-­ябыштыручы булып эшләгән, сәламәтлеге буенча инвалид­лык алган. Казаннан килгән врачларның авыл халкының сәламәтлеген шулай кайгыртуларыннан канәгать калган ул. "Алар авыруларга карата ихтирамлы, барысын да бәйнә-бәйнә сораштылар. Бернинди чират та юк, тиз булды", – диде ул.
Поликлиника “коридор"ында кысанрак булса да, анда җылы, өс киемен салырга да урын бар. Регистратура аша үткәннән соң, врачлар янына җибәрәләр, һәр пациентка аерым игътибар бирелә.
Авылда хат ташучы булып эшләгән, хәзер инде лаеклы ялда булган Гөлсияр Урманованы да (фотода 1 биттә) «Мобиль поликлиника»га чакырганнар. Аңа диагноз куярга һәм дәвалану курсы билгеләргә кирәк икән.
– Башта ЭКГ үттем, невролог караганнан соң, кардиологка керәм, – диде ул. – Безне шулай кайгыртуларына мең рәхмәт. Авыл кешесе эштән бушый алмый, сәламәтлеге турында кайгыртырга вакыты юк. Ә монда врачлар үзләре өйгә үк килгән дияргә була.
Аны кабул иткән невролог Александра Игнашина, бер минутка гына эшеннән бүленеп, халык диспансерлаштыру үтүдән баш тартмый, консультациягә дә күп киләләр диде. Ул һәр көнне 25тән артык кеше кабул итә, аларның 37гә җиткән очраклары да бар икән.
«Мобиль поликлиника»га килгән авылдашларының исемлеген җирле фельдшер-акушерлык пункты фельдшерлары да алып бара. Федоровское пункты фельдшеры Рузилә Тимершина бу көнне сәламәтлеген тикшертергә тиешле кешеләргә гел шалтыратып торды. Алдан хәбәр бирелсә дә, онытып җибәрүләре дә мөмкин бит.
– Ике көн эчендә безнең җирлектән 50 кешене кабул иттеләр. Әлегә баш тартучылар юк, – диде ул.
Район үзәк сырхауханәсе җитәкчелеге "Мобиль поликника"ның эшчәнлеге белән даими кызыксынып тора. Баш врач Гөлнара Сафиуллина, урынбасары Бәхтияр Нигъ­мәтуллин Казандагы коллегалары янына еш килә, оештыру мәсьәләләрен хәл итәләр, ФАП хезмәткәрләреннән алынган мәгълүматлар буенча халыкның активлыгын анализлыйлар.
– Мондый поликлиника кайбычлыларны әле беренче тапкыр гына кабул итә, – диде Гөлнара Илдусовна. – Алар бездә ике атна дәвамында эшләячәк. Бер атнада 360 авыруны карарга планлаштырабыз. Профилактика һәм авыруларны кисәтү – төп бурычларыбызның берсе. Бу эштә безгә Казаннан килгән коллегаларыбыз ярдәм итә. Үзәк сырхауханә коллективы "Мобиль поликлиника"ның нәтиҗәле эшләве һәм диспансерлаштыруны мөмкин кадәр күбрәк кеше үтүенә ирешү өчен тырыша.
 Республика авылларында әнә шундый дүрт мобиль комплекс эшли.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев