Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычка «Яшьләр вакыты» автобусы килде

Татарстан районнары буенча сәяхәткә чыккан «Яшьләр вакыты» автобусы сишәмбе көнне Кайбычка килеп җитте.

Аның пассажирлары – шушы очрашуны оештырган ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм республиканың яшьләр берләшмәләре лидерлары. Төрле авыллардан җыелган яшьләр аларны район Советы янындагы мәйданда каршы алды. Автобус туры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Яшьләр вакыты – мөмкинлекләр вакыты» концепциясе кысаларында гамәлгә ашырыла.
«Автобус 14..30» маршруты былтыр да оештырылган иде. Анда сүз ял урыннары булдыру, яшьләр үзәкләре, иҗат студияләре ачу, эшкә урнаштыруга мөмкинлекләр ачу турында барган иде. Мондый форматтагы сөйләшүне яшьләр җылы кабул итте. Оештыручылар быел һәр районда «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» дигән белем бирү маркеты оештырырга булган. Алар яшьләрне грантлар, республика программалары, уңышлы проектлар белән таныштыра. Җирлектәге яшьләрне районда яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга җәлеп итү юлларын эзләүгә тарталар. Чара ТАССРның 100 еллыгында уза.
«Безнең район – киләчәк чагылышы» проект сессиясе программасына яшь кайбычлыларның ун проектын презентацияләү да кертелгән иде. Республиканың яшьләр оешмалары лидерлары Кайбычка ТР Яшьләр эшләре министрлыгының стратегик үсеш, проектлар һәм инициативалар бүлеге начальнигы Динар Хафизов белән бергә килгән иде.
Администрация янындагы мәйданга 14-35 яшьтәгеләр җыелган иде. Бу очрашуны үткәрүче модераторлар «Әйләнә-тирәдәгеләргә булышырга яратам», «Иҗат – бу минем хакта», «Фәндә үсеш алам», «Идеям бар, ресурслар эзлим», «Үз бизнесымны үстерәсем килә», «Без –яшь гаилә», «Яшь аграрий», «Үз фикерләреңне тормышка ашыр», «Иҗат һәм мәдәният» стендлары янында бик күп мәгълүмат бирделәр. Аларга тормышның төрле өлкәләрендә үзеңне табу, эшкә урнашу, проектларыңны тормышка ашыру өчен акчалата ярдәм – грантлар алу мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
«Яшьләр вакыты» очрашуын Татарстан Яшьләр хөкүмәте киңәшчесе, бик күп халыкара конкурслар лауреаты, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте штабы әгъзасы, «Россиянең иң яхшы волонтеры – 2017 ел» титулына ия булган Гөлфия Мотыйгуллина башлап җибәрде.«Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» дигән сессияне белем бирү программасының җитәкчесе Анастасия Маркова белән бергә алып бардылар. Кызлар яшьләргә «Кадрлар резервы», «Политзавод» кебек масштаблы проектлар, Президент грантлары фондлары, яшьләр форумнары турында кызыктырырлык итеп сөйләделәр. Районда эшне тиешле югарылыкта алып бару өчен актив яшьләрне барларга кирәклеген дә әйттеләр. Программаның эшлекле өлеше «Татарстан яшьләре» дигән квиз белән бергә аралаштырылып алып барылды.
Кайбыч яшьләре бу көнне берсеннән-берсе мөһимрәк проектларын да яклады. Составында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Динар Хафизов һәм Гөлфия Мотыйгуллина булган эксперт комиссиясе проект авторларына сораулар да бирде.
Олы Кайбыч мәктәбе укытучысы Илүзә Вилданова спорт-күңел ачу үзәге, Федоровское мәктәбе укучысы Олеся Гурнович антикафе төзергә тәкъдим итте, бу яшьләр буш вакытларын файдалы итеп үткәрсен өчен  кирәк. «Хуҗа Хәсән авылына рәхим итегез!» Мәктәп укучысы Диана Долматова экологик туризмны үстерү проектын әнә шулай дип атаган. Гөлфия Мотыйгуллина аңа экскурсовод осталыгын арттыру өчен укырга керергә тәкъдим итте һәм үзенең дә ярдәм итәчәген әйтте.
Олы Кайбыч мәктәбендә белем алучы Сардор Зикрин үзебезнең җирлектә үстерелгән азык-төлекне уңышлы сату буенча язылган проектын яклады. Иске Тәрбит мәктәбе укучысы Лилиана Трофимованың яшүсмерләр өчен «Форсаж» картинг-клубы оештыру турындагы проекты да күпләрдә кызыксыну уятты.
– Мопед һәм скутерларда юлда йөрү кагыйдәләрен бозмасын өчен, алар картинг трассасында йөрергә өйрәнсә, күпкә файдалырак булачак, – диде Лилиана.
Чүти мәктәбе укучысы Гөлүсә Хәсәнова «Тутый кош» елгасы тирәсен төзекләндерү уе белән яна, ә Олы Кайбыч мәктәбеннән Лия Петухова экологик фестиваль үткәрүнең туган якны тагын да матурлауга китерүен әйтте. Мәдәният хезмәткәрләре – режиссер Рифкать Миндубаев «Галиябану» әсәре буенча кыска метражлы фильм төшерү өчен әзерлек эшләрен башлап җибәргән инде. Әмма проектны тормышка ашыру өчен акча кирәк.
 «Поволжские вечорки» проекты өстендә эшләүче Евгений Шутько үзенең чын талант булуын соңыннан оештырылган концерт вакытында ачык күрсәтте. «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Айрат Кәлимуллин район территориясе аша узучы «Казан каймасы» линиясен федераль дәрәҗәдге тарихи объектлар реестрына кертүнең мөһимлеген аңлатты. Бу линиянең озак вакытлар буена саклануы өчен кирәк. Проект күпләрдә кызыксыну уятты, шуңа да Айратка тамашачылар симпатиясе призы бирелде. Олы Подберезье мәктәбе укучысы Виктория Платонова, авыл китапханәчесе Виктория Турова һәм укытучы Татьяна Малышеваның авылларында туризм маршруты булдыру турындагы проекты иң уңышлысы дип бәяләнде һәм алар җиңүче дип танылды.
Ул очрашуны оештыручыларга тирән рәхмәтен белдерде. Динар Хафизов яшьләр белән актив эш алып баручы педагогларга, яшьләр берләшмәләре җитәкчеләренә ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Альберт Рәхмәтуллин «Яшьләр вакыты» автобусына ясалган Татарстан картасына Кайбыч тамгасын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев