Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычка язучылар килә

Татарстан Мәдәният министрлыгы тәкъдиме белән республика районнарында язучылар белән очрашулар оештырыла. Халык белән аралашу, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, иҗатлары белән таныштыру максатындагы очрашу Олы Кайбыч мәдәният йортында 15 августта уза.

Кайбычлылар белән очрашуга Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары – «Тузганак күзләре» исемле хикәяләр җыентыгы, «Бүгенге заман әдәбияты» дәреслек-хрестоматия, сценарийлар җыентыгы һәм республика авылларына багыш¬ланган биш китап авторы Гөлүсә Закирова, язучы-драматург, ша-гыйрь, РФ Театр әһелләре берлеге әгъзасы,  Абдулла Алиш исемендәге пре-мия лауреаты Хәбир Ибраһим, язучы, журналист, Шәйхи Маннур, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Марат Закир килә. Очрашу көндезге сәгать икедә башлана. Китапханәчеләр барлык китап яратучыларны чакырып кала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев