Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар, 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә

Зарыгып көткән яз килде, димәк, йорт һәм бакча тирәсен җыештыру эшләре дә башланачак.

Статистикага күз салсак, янгын  очракларының артуы нәкъ менә язгы-җәйге чорда   күзәтелә. Хәвеф-хәтәрнең төп сәбәпләре – ут белән саксыз эш итү, тәмәке тартканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, бина һәм корылмаларга якын аралыкта, урман һәм посадкаларда учак ягу, торак йортларда һәм мунчаларда ягулык мичләренең, электр үткәргечләренең төзек булмавы. Кайбыч районында агымдагы елның дүрт аенда янгын чыгуның җиде очрагы булган. 25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу хакта безгә Апас һәм Кайбыч районнары буенча районара янгын күзәтчелеге бүлегеннән хәбәр иттеләр. 
Янгынга каршы махсус режим вакытында учак ягу, чүп, кипкән үләнне  яндыру тыела.  Электр, газ приборларын һәм җиһазларын сүндермичә караучысыз калдырмагыз, аларны тиз янып китүчән предметлар янына урнаштырмагыз.    Чормада, подвалда, келәт һәм сарайда тәмәке тартмагыз, шырпы, шәм, керосин лампаларын кабызмагыз. Бакча йортлары һәм дачаларда беренче янгын сүндерү җайланмалары булдыру мөһим. Мичләр  яхшылап штукатурланырга һәм агартылыр­га, алар белән тиз янучан корылмалар арасында 380 миллиметрдан да ким булмаган ара калырга тиеш. 
Авыл җирлекләре башлыклары, оешма, предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләре су алу урыннарының, беренчел янгын сүндерү чараларының, электр җайланмаларының, ягулык мичләренең төзеклегенә, бина һәм корылмаларга бару юлларына, алар тирәсендәге кипкән үләнне җыюга, торак йортларга игътибар итәргә тиеш.     
Хөрмәтле район халкы һәм кайткан кунаклар! Ут белән сак эш итегез, янгыннан саклану кагыйдәләрен тормыш үзе яза бит! Онытмагыз, янгынны сүндергәнче, аны булдырмый калуы җиңелрәк. Үзебезнең йорт-җиребез, мөлкәтебезне хәвеф-хәтәрдән бары тик үзебез генә саклый алабыз.  

Үзе дә, күршесе дә зыян күргән
14 апрель кичендә янгын сүндерүчеләргә Федоровское авылында янгын чыгуы турында хәбәр керә. 
Пролетарская урамында урнашкан хуҗалыкта мунча яна, ут сарайга да үрли.  Бәла-каза нәтиҗәсендә ике корылма да яраксыз хәлгә килә. Алай гына түгел, янгын күршедәге йортка да зыян сала. Янгын сагы хезмәткәрләре әйтүенчә, мондый хәвефле очраклар еш кына гражданнарның ваемсызлыгы, куркынычсызлык  кагый­дәләрен төгәл үтәмәүләре сәбәпле килеп чыга. Шуңа да алар  игътибарлы һәм сак  булыр­га киңәш итә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар, 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә