Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар архив һәм музей хезмәткәрләренең I Мирасиадасында катнашты

Буада Татарстан архив хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан архив һәм музей хезмәткәрләренең I Мирасиадасы узды. Анда район башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Альмира Хәйруллина һәм Галия Кайбицкая исемендәге музей хезмәткәрләре дә катнашты.

Республиканың мәдәни мирасын саклаучылар катнаш эстафета, дартс, йөзү, бадминтон, футбол эстафетасы, аркан тартышу буенча көч сынашты. Ярышлар шәһәрдәге «Юность» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә, «Дельфин» спорт комплексында узды. Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Энҗе Миңгалиева аркан тартышуда һәм дартста, хезмәткәрләр – Ралия Иванова йөзү, Әлфинур Баһавиева йөгерү эстафетасында катнашты. Нәтиҗәдә, медальләр исәбе буенча Татарстан музейлары командалары җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев