Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклыкка куйды

Районыбыз хуҗалыкларында кыр эшләреннән бушаган авыл хуҗалыгы техникасы кышкы саклыкка куелды. Игенче механизаторларыбыз “Арбаңны кыштан, чанаңны җәйдән әзерлә” дигән әйтемне истә тотып эш итә.

Авыл хуҗалыгы тармагында эшнең ел әйләнесе беткәне юк. Игенчеләребез дә бөртекле, бөртекле- кузаклы, техник культураларның уңышын җыеп алып урнаштырганнан соң, киләсе ел уңышы турында кайгырта башлый, техникасын ремонтлый. Район хуҗалыкларында техниканың кышкы саклыкка куелышына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы боерыгы белән махсус төзелгән комиссия бәя бирә. Татарстан Республикасында үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын тикшерү буенча идарә начальнигы Радик Зыятдинов рәислегендәге комиссия 13 ноябрьдә районыбыз хуҗалыкларында техниканың кышкы саклыкка куелышын, машина- трактор паркларында авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау барышын карады. Нәтиҗәдә, 64 балл туплап, “Дубрава” җәмгыятенең өченче филиалы җиңүгә иреште. 62 шәр балл туплаган беренче- икенче филиалларга икенче урын бирелде. “Подберезье” хуҗалыгы 61 балл белән өченче урынга чыкты. Район буенча башкарылган эшкә уртача 60,2 балл куелды. Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев