Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты

Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.

“Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында бадминтон буенча шәхси һәм команда беренчелегенә Кайбыч районы чемпионаты үтте. Анда 11 авыл җирлегеннән 18 яшьтән өлкәнрәк спортчылар катнашты.
Шәхси беренчелектә егетләр һәм кызлар арасында Борындык авылыннан бертуганнар Фирүзә белән Булат Хуҗиннар җиңүгә иреште. Алар икесе дә хәзерге вакытта Казан федераль университеты студентлары. Ир-егетләр арасында икенче-өченче урыннарны Мөрәледән Алмаз Тимершин һәм Айрат Мифтаховлар алды. Хатын-кызлар арасында икенче урынга Кече Мәмедән Анна Ворожейкина лаек булды. Чүти авыл җирлегеннән Инна Сулагаева өченче урынга чыкты.
Командалар арасында Борындык авыл җирлеге спортчыларына тиңнәр табылмады. Мөрәле һәм Кече Мәме авыл җирлекләре командалары икенче-өченче урыннарны бүлеште.
Чемпионатта шәхси беренчелектә барлык призлы урыннарны яулаучыларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Мактау кәгазьләре, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X