Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар, балаларга ярдәм чаралары турында ишетегезме?

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 11 май көнне ха-лыкка нинди ярдәм күрсәтеләчәге турында сөйләде. Төп ярдәм чара-лары белән таныштырабыз.

3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә июнь аеннан һәр бала өчен бер тапкыр 10 000 сум акча бирелә. Бу көннәрдә белгечләр ата-аналардан гаризалар кабул итә. Гаиләләр аны 12 майдан дистанцион рәвештә дәүләт хезмәте порталында тутыра яки яшәү урыны буенча Пенсия фонды бүлегендә тапшыра ала. Гаилә сабыйны опекага алган икән, Пенсия фонды бүлегенә яки күп функцияле үзәккә документлар белән барып, гариза калдырырга кирәк. Бу түләү моңа кадәр гамәлгә кертелгән ярдәм чараларын юкка чыгармый, бәлки аларны тулылан-дыра гына. Ана капиталы хокукына ия булучыларга гына түгел, го-мумән, 3 яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә һәр бала-га аена (апрельдән июньгә кадәр) бишәр мең сум түләнелә; аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 3тән 7 яшькә кадәрге балаларга яшәү мини-мумының яртысы күләмендә (1 июньнән – узган айлар өчен берьюлы, ягъни бер балага уртача 33 мең сум, ә аннан соң – ай саен) түләнелә. Әтисе яки әнисе генә, яки икесе дә эшен югалткан (апрельдән июньгә кадәрге чорда) балигъ булмаган балаларның һәркайсына аена 3әр мең сум күләмендә акча бирелә. Моннан тыш бала өчен пособие күләме ике тапкыр арттырыла.
Балага 11 майдан 30 июньгә кадәр 3 яшь тулса, ул айлар өчен 5әр мең сум карала һәм июльдән 10 мең сум алу өчен гариза тапшырырга мөмкин, аларга 5 мең сумнан тыш, 10 мең сум акча да күчереләчәк. Балаларына 11 майдан 30 июньгә кадәр 16 яшь тулган гаиләләр дә өстәмә түләүгә өметләнә ала. Үсмер 11 майга кадәр 16ны тутырса, кызганыч, акча бирелми.
(“Ватаным Татарстан” газетасыннан)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X