Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар, белегез, юкә чәчәгенең файдасы күп

Медицина максатларында юкә чәчәген июльдә җыярга кирәк. Аны марля яисә тукыма тарттырылган рамга җәеп, яхшы җилләнә торган бүлмәдә киптерәләр. Кипкән чәчәкләрне кәгазь пакетта яисә юкә ага­чыннан ясалган тартмачыкта саклау кулай санала.

Юкә чәчәге кеше организмына һәрьяклап файдалы. Мәсәлән, ул төрле ялкынсынуларга каршы бик үтемле чара, температураны төшерә, тирләтә һәм ютәлне йомшарта. Шулай ук йөрәк эшчәнлеген көйләргә, организмнан сидек һәм үт кудыртырга ярдәм итә. Тынычландыру сыйфатына ия буларак, күптөрле авыртуларны баса. Юкә чәчәге чәе яисә төнәтмәсе аеруча салкын тигәндә файдалы. Төнәтмә 2 аш кашыгы чәчәккә 2 стакан кайнар су салып ясала. Тик шуны истә тоту зарур: юкә чәе көн яктысында төсен һәм сыйфатын югалта. Шунлыктан дәва чәен һәр көн яңаны ясарга һәм аны караңгы пыялалы савытта сакларга киңәш ителә.  Салкын тиюдән менә мондый төнәтмә дә яхшы. Аны стакан ярым юкә чәчәге төнәтмәсенә 1 чәй кашыгы камырлык агачы (боярышник аптечный) төнәтмәсе салып ясыйлар. Тонзиллит булганда, тамакны 2 аш кашыгы юкә чәчәгенә 1 стакан кайнар су салып ясалган төнәтмә белән чайкарга кирәк. Нефрологиядә юкә чәчәге төнәтмәсе сидек юлларыннан ком, таш кудырту өчен киң кулланыла. Бу очракта 2 стакан төнәтмәне яртышар стаканлап, һәр ашау алдыннан көнгә 4 тапкыр эчәргә кирәк. Юкә чәчәге төнәтмәсе янган тирене һәм дерматозны дәвалый.Парланган юкә чәчәге компрессы (марляга төрелгән) подагра, артроз, ревматик артрит авыртуларын баса. – Баш авыртканда, ваклап туралган юкә яфрагы компрессы куярга кирәк.
Алдан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев