Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә җиңде

XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең финалистлары билгеле.

6 декабрьдә Казанда ТР Фәннәр Академиясенең актлар залында XII дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр.
Тантанада финалистларны бүләкләүдә бәйгене оештыручы Раил Гатауллин, жюри әгъзасы Раил Шәмсетдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Энҗе Гыйззәтуллина, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Викимедия вәкиле Владимир Медейко, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева һәм башка дәрәҗәле кунаклар, ВКонтакте, Википедия вәкилләре, танылган язучылар катнашты.
Ун номинациядә үткәрелгән бәйгедә финалга 51 проект узган. Җиңүчеләр арасында кайбычлылар да бар. “Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче” номинациясендә Иске Тәрбит урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Васильева –икенче, Иске Чәчкабтан Илнур Габидуллин өченче урынны яулады. Алар ТР мәгариф һәм фән министры, ТР мәдәният министры, Татнетны үстерү фондының дипломнарына һәм бүләкләргә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев