Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар “Болгария” теплаходында фаҗигале һәлак булган райондашларны искә алдылар

“Болгария” теплоходы фаҗигасе булганга тугыз ел үтеп китсә дә, ул китергән кайгы һаман да сүрелми. Бу фаҗигадә Мәлкидән Сергей Рябчиков, Иске Тәрбиттән Альбина Иванова, Наташа Башуринаның гомере фаҗигале төстә өзелде. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина Сергейның әнисе Серафима Рябчикова, Альбинаның бертуган апасы Зоя, Наташаның әти- әнисе Петр һәм Людмила Башуриннар янына барып кайтты. Ул аларның хәлләрен белеште, район башлыгы исеменнән күчтәнәч тапшырды. Һәлак булучыларның туганнары район җитәкчелеге ягыннан әлеге хәлне онытып бетермәүләре, ел саен искә алулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина Сергейның әнисе Серафима Рябчикова, Альбинаның бертуган апасы Зоя, Наташаның әти- әнисе Петр һәм Людмила Башуриннар янына барып кайтты. Ул аларның хәлләрен белеште, район башлыгы исеменнән күчтәнәч тапшырды. Һәлак булучыларның туганнары район җитәкчелеге ягыннан әлеге хәлне онытып бетермәүләре, ел саен искә алулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев