Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар «Әдәби марафон”да катнашты

Рәзил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Гөлсинә Галимуллина, Люция Аблеева кебек язучыларны, ә инде алар белән бергә Татар Малайны бер мәйданда күрәсең килсә, киләсе “Әдәби марафон”да катнашырга чакырам.

Раил Гатауллин идеясе белән 2017 елда башланып киткән әлеге марафон 1 октябрьдән 21 октябрьгә кадәр дәвам итте. Аны йомгаклау тантанасы  Казан шәһәрендәге Универсиада авылының Концертлар залында узды. 1200 кешелек зал Татарстаныбызның 37 районыннан һәм, хәтта,чит илләрдән (Германия), күрше төбәкләрдән дә (Мари Эл, Удмуртия) матур әдәбиятны яратучыларны, татар теленә битараф булмаучыларны үзенә җыйды.Милли бизәкле калфак-күлмәкле, түбәтәйле милләттәшләребезне күрү –зур шатлык. Тантана ике чараны берләштерде. Беренче өлешендә “Белем җәүһәрләре –2019” X Бөтендөнья интернет-проект¬лар бәйгесе җиңүчеләрен игълан иттеләр. Монда социаль челтәрдә татарча эшләүче сайтлар, Вконтактедагы тәрҗемәчеләр, инстаграмда үз блогын алып баручы иң яхшы авторлар бүләкләнде. Араларында Мәскәүдән килүчеләр дә бар иде. Җиңүчеләр – “Шаян –ТВ”, Татар Малай, “Шәһри Казан”, ”Мөгаллим язулары” һәм башкалар, ә гран-при “Татар-информ”га тапшырылды. Икенче өлеш –“Әдәби марафон” җиңүчеләрен бүләкләү. Марафонда 21 көн дәвамында үзләре укыган әсәрләрдән берәр өзекне татарча Вконтакте яки инстаграмда #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге, #татнетныүстерүфонды” хэштегы астында урнаштырып баручылар финалга чыкты һәм диплом белән бүләкләнде. «Әлеге проект ярдәмендә катнашучылар тайм-менеджментка өйрәнә. Ягъни, алар үз-үзләрен камилләштерү һәм үзлектән белем алуга вакыт табу өчен көннәрен дөрес планлаштырырга тиеш. Алар биредә  татар китапларын укучыларны һәм укылган әдәбият буенча фикер алышырдай дусларын таба», – дип аңлатты Раил Гатауллин.
Быел оештыручылар яңалык керткән: иң күп китап укучы районнарны билгеләп, катнашучыларын сәхнә түренә чакырып бүләкләделәр. Өченче урында –Казан. Шәһәрнең киләчәге барлыгын исбатлап, бер кызчык Роберт Миңнуллиннын “Кызыл алма “ дигән су буе шигырен сәнгатьле итеп яттан сөйләде. Баксаң, ул тамырлары белән Кайбыч кызчыгы Сөмбел булып чык¬ты. Икенче урында –күршеләребез Апас районы һәм иң гыйлемле район – сабалылар булды. Сабадан килгән җитәкчеләрнең берсе: ”Татар белемле булырга тиеш. Без әле районыбызда да телебезне саклаучыларны бүләкләрбез. Бездә китап җиткереп булмый”,  – диде. ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова марафонның дәвамлы булырга тиешлегенә басым ясады.”Укучыларсыз язучылар булмый. Бу бәйрәм милли, мәгънәле”, – диде Роберт абый Миңнуллин. Бәйрәмне  халкыбызның яраткан җыр¬чысы Искәндәр Биктаһировның моңлы җырлары тагын да бизәде.
Марафонда катнашучылар “Әдәби марафон”ның үз музеен булдырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты һәм беренче экспонатлар¬ын тапшырдылар да инде. Ул – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның татарча укырга өндәгән шигыре язылган бер белдерү тексты. Ул белдерү 1951 елда дөнья күргән.
Матур бәйрәм, искиткеч чарадан калган хис-кичерешләр күңелдә озак сак-ланыр әле. Миллионлы Ка¬заннан катнашучыларның азрак булуы бераз кәефне төшерде төшерүен. Кайбер районнардан бер-ике генә катнашучы иде.
“Әдәби марафон” – ул татарны берләштерүче, телне саклаучы, үстерүче һәм ул әле Россия халыклары Ассамблеясе бүләген дә алучы. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов:”Китапсыз, әдәбиятсез милләт тә, халык та була алмый,” –диде. Алда узачак бу чарада барлык райондашларыбызны шушы укуларга кушылырга чакырабыз. Бердәм булыйк! Милләтебез язмышы үзебезнең кулда.

Эльмира ХӘСӘНОВА,
Иске Чәчкаб авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X