Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар, «ЭКОяз 2018» бәйгесендә катнашырга мөмкин

Быел да «ЭКОяз 2018» бәйгесе игълан ителә һәм ул #АЙДАВЫХОДИ! девизы белән узачак.

Моның өчен өмәләрдә, экологиягә багышланган төрле чараларда катнашу турындагы фото, видеоларны инстаграмга #эковесна2018 хештегы белән урнаштырырга кирәк. Әлбәттә, инстаграмда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына язылу мөһим. Бәйге кысаларында агачлар утырту, сыерчык оялары ясау буенча төрле акцияләр уза, мәктәп­ләрдә экологиягә багышланган дәресләр үткәрелә, укучыларга Татарстанның флорасы һәм фаунасы турында сөйләячәкләр. «ЭКОяз 2018» йомгаклары буенча республикадагы иң яхшы гаилә Кырымга ял итәргә китәчәк. Бәйге “Экомәктәп”,  “Экогаилә”, “Экопредприятие”, “Эковуз”, “Экобакча” (балалар бакчалары өчен), “Экоҗәмгыять” (иҗтимагый экологик оешмалар, берләшмәләр өчен), “Экоүзәк” (шәһәр балалар экологик-бирологик үзәкләр өчен) номинация­ләрендә үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев