Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар, гөмбә ашап агулану очракларын булдырмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү зарур

Көз җитү белән, гөмбә сезоны башлана. Гөмбә – тәмле ризык, шулай да ашарга яраклысын агулысыннан аера белергә, аларны дөрес итеп әзерләргә кирәк.

Ашказаны-эчәк авыруларыннан интегүчеләргә аеруча сак булу кирәк. 
Гөмбәләрне гадәттә түбәндәге төркемнәргә бүләләр: 
* Ашарга яраклылар – ак гөмбә, усак гөмбәсе, майлы гөмбә, әтәч гөмбәсе, баллы гөмбә, җирән гөмбә һәм башкалар.
* Шартлы рәвештә ашарга яраклылар – ак һәм кара гөрәҗдә, баллы һәм ал гөмбәләрнең кайбер төрләре, кәҗә гөмбәсе, йөнтәс гөмбә һәм башкалар. 
* Агулылар – чебен гөмбәсе, куык гөмбә, ак томсык гөмбә, ялган баллы гөмбә.
 
Агуланмас өчен, таныш булган гөмбәләрне генә җыегыз. Юл кырыйларыннан һәм завод-фабрикалар якын булган җирдән җыймагыз. Чөнки бу урыннарда үскән гөмбәләр организм өчен зыянлы агулы матдәләрне үзләренә сеңдерә. 
Гөмбә ашап агулану очракларын булдырмас өчен түбәндәге гап-гади кагыйдәләрне үтәү зарур: 
* Таныш булмаган кешеләрдән алган гөмбәне ашамагыз. 
* Гөмбәне эшкәртү, аннан ризык әзерләү технологиясен катгый рәвештә үтәгез. 
* Өлкән яшьтәге кешеләргә, балаларга, йөкле хатыннарга, ашказаны- эчәк авырулары белән интегүчеләргә гөмбә ашарга киңәш ителми. 

Агуланганда беренче ярдәм күрсәтү 
Ашказаны-эчәк авырулары барлыкка килсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Табиб килгәнче, ашказанын җылы су, тоз эремәсе яки сыек кына марганцовка эремәсе белән юдыру, активлаштырылган күмернең сыек эремәсен эчерү киңәш ителә. Авыруны яткырырга кирәк. Салкын, җиңелчә тоз салган су, салкын куе чәй бирергә мөмкин. 
Агулы ак гөмбә аеруча куркыныч. Ул организмга аз гына микъдарда кергәндә дә үлемгә китерергә мөмкин. Гөмбәдәге токсиннар пешергәндә дә, киптергәндә дә, тозлаганда да бетми. Агулану билгеләре 6-10 сәгатьтән соң беленә башлый: эч авырта, туктау­сыз костыра, эч китә. Бу организмны сусызландыруга китерә. Бавыр һәм бөер таркала. Авыру тәмам хәлсезләнә, аңын югалтып, комага китүе дә ихтимал. Агуланган кеше 5-7 тәүлектән соң үлә. 
Шартлы рәвештә ашарга яраклы гөмбә белән агуланганда агуланучының 0,5-2 сәгатьтән соң күңеле болгана башлый. Коса, эче китә. Вакытында дәваланган очракта агулану 1-2 көннән артка чигенә. 
Чебен гөмбәсе белән агулану очраклары сирәк күзәтелә. Төп билгеләре 30-40 минуттан соң барлыкка килә: агуланучының күңеле болгана, коса, эче авырта, тирли, селәгәе һәм күз яшьләре ага. Күз карасы зураю, ярсу, саташу да хас. Комплекслы дәваланган очракта, авыру 1-3 тәүлектән соң савыга. 
2017-2018 елларда Кайбычта гөмбә ашап агулану очраклары теркәлмәгән. 
Әгәр дә гөмбә белән агулануга бераз гына шик булса да, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез, тормышыгызны куркыныч астына куймагыз! 

Марат Бакаев, 
район үзәк сырхауханәсенең участок терапевты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев