Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар, гражданнар оборонасы сигналлары яңгыраячак, куркып калмагыз!

19 декабрь көнне районда гражданнар оборонасы буенча күләмле өйрәнүләр узачак. Әлеге чара гадәттән тыш хәлләр һәм куркыныч янардай җитди очракларны булдырмау, андый хәлләр килеп туганда, эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, гражданнар оборонасы буенча җитәкчеләрнең практик эшчәнлеген үстерү һәм белемнәрен камилләштерү максатыннан уздырыла.

Бу көнне гражданнар оборонасының төрле сигналлары яңгыраячак. Өйрәнүләр вакытында "Барыгызның да игътибарына!", "Һава тревогасы", "Һава тревогасы тәмамланды", "Радиация куркынычы", "Химик тревога" кебек сигналлар яңгырарга мөмкин. Андый чакта тыныч булуыгызны, куркып калмавыгызны сорыйбыз.

"БАРЫГЫЗНЫҢ ДА ИГЪТИБАРЫНА! Мондый сигнал тыныч вакытта гадәттән тыш хәлләрдә (табигый бәла-казалар, халык хуҗалыгы объектларында, транспортта аварияләр яисә һәлакәтләр) һәм сугыш шартларында халыкка үз вакытында хәбәр итү һәм әлеге шартлардагы гамәлләр турында хәбәр итү өчен җиткерелә. Халыкның игътибарын җәлеп итү өчен телдән мәгълүмат биргәнче сиреналар, производство гудоклары, башка сигнал чаралары кушыла. Бу "Барыгызның да игътибарына!" дигән кисәтү сигналы булып тора. Әлеге сигнал буенча халык гражданнар оборонасының татар һәм рус телләрендәге ашыгыч хәбәрен тыңлау өчен радио, телевизорын кабызырга тиеш.

"ҺАВА ТРЕВОГАСЫ!" Бу очракта сирена өзлексез яңгырый, әлеге сигнал дошман һөҗүме куркынычы янаганда бөтен халык өчен бирелә. Бер үк вакытта диктор 2-3 минут дәвамында радиодан: "Игътибар! "Игътибар! Гражданнар! Һава тревогасы! Һава тревогасы!" –дип хәбәр итә. Сигнал, сирена тавышлары белән аралаштырып, берничә тапкыр кабатлана һәм предприятиеләрдә, транспортта өзек-өзек гудоклар белән һәр җирдә кабатлана. Болардан тыш,

телдән мондый хәбәр бирелә: "Игътибар! Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив дежурные сөйли. Гражданнар! Һава тревогасы! Электр, газ, су килүне туктатыгыз, мичтәге утны сүндерегез, шәхси саклану чаралары, документлар, азык-төлек һәм су запасы алыгыз. Күршеләрегезне кисәтегез һәм, кирәк булганда, авыруларга, өлкәннәргә урамга чыгарга булышыгыз. Мөмкин кадәр тизрәк саклану корылмасына барып җитегез яисә урында сакланыгыз. Тынычлык һәм тәртип саклагыз. Гражданнар оборонасы органнары хәбәрләренә игътибарлы булыгыз!"

Бу сигнал буенча гражданнар оборонасы органнары күрсәтмәләре нигезендә хәрәкәт итәргә кирәк.

"ҺАВА ТРЕВОГАСЫ ТӘМАМ" Җирле радио һәм телевидение аша гражданнар оборонасы органнары тарафыннан һәм тавыш көчәйткеч күчмә чаралар аша "Игътибар! Игътибар! Гражданнар! Һава тревогасы тәмам! Һава тревогасы тәмам!" – дигән сүзләр белән бирелә. Радио яисә башка элемтә чаралары буенча халыкның аннан соң ничек хәрәкәт итәргә тиешлеге хакында белдерүләр җиткереләчәк. Моннан тыш "Игътибар! Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив дежурные сөйли. Гражданнар! Һава тревогасы тәмам. Барыгызның да эш яисә яшәү урыннарына кайтуыгызны сорыйбыз. Авыруларга һәм өлкәннәргә ярдәм итегез. Сигнал кабатлануына әзер булыгыз. Гражданнар оборонасы органнары хәбәрләренә игътибарлы булыгыз!" – диелә.

Бу сигнал буенча халык хәбәрне тыңлау өчен радио, телевизорын кабызырга тиеш.

"РАДИАЦИЯ КУРКЫНЫЧЫ!" Турыдан-туры куркыныч янаганда (бер сәгать эчендә әлеге территориянең радиоактив зарарлану ихтималы булганда) яисә радиоактив заралану ачыкланганда барлык җирле техник элемтә һәм хәбәр итү чаралары ярдәмендә бирелә. Сигнал тавыш һәм ут чаралары белән кабатлана.

Бу сигнал буенча респиратор (тукымадан ясалган тузанга каршы маска, мамык-марля повязка), ул булмаса, противогаз киегез. Үзегез белән су, азык-төлек запасы, медикаментлар алыгыз һәм саклану урынына (убежищега) яисә радиациягә каршы ышыклану урынына барыгыз. Андый корылмалар булмаганда таш бина яисә подвалларда сакланыгыз.

«ХИМИК ТРЕВОГА!» Химик яисә бактериологик зарарлану куркынычы булганда яисә ачыкланганда радио аша «Игътибар! Игътибар! Гражданнар! Химик тревога! Химик тревога!» – дип хәбәр бирелә. Урыннарда сигнал тавыш һәм ут чаралары белән кабатлана.

Бу сигнал буенча тиз генә противогаз, тәнне саклау чаралары киегез (алар булмаса, пленка материалларыннан, болонья типындагы плащлардан файдаланыгыз, резин аяк киеме, перчатка киегез) һәм саклану корылмасында ышыкланыгыз.

Әлеге мәкаләне район башкарма комитеты җитәкчесе, гражданнар оборонасы штабы начальнигы Алексей МАКАРОВ тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев