Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар игътибарына! Инвалидлар өчен кайнар линия телефоны ачыла

Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” телефоны эшли.

2020 елның 3 декабре, Халыкара инвалидлар көнендә, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча “кайнар линия” үткәрә.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәкләр.
“Кайнар линия” телефоны: (843) 236-00-71. Сез шулай ук үз сорауларыгызны җибәрә аласыз. WhatsApp номеры буенча телефон: +7 (939) 345-37-50.
Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев