Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар Кама Тамагы районы нотариусына мөрәҗәгать итә ала

Кайбычта нотариус вафат булу сәбәпле, аерым кыенлыклар килеп туды.

Бу авыл халкында уңайсызлыклар тудыра. Мәсьәлә тулысынча хәл ителгәнчегә кадәр, кайбычлылар Кама Тамагы нотариаль округы нотариусына мөрәҗәгать итә ала. Ул безнең район халкына вакытлыча хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев хәбәр итте.
“Октябрьдән Кайбыч нотариаль округы документларын тапшыру һәм кабул итү процедурасы башланды. Безнең район кешеләрен 1 декабрьдән кабул итәләр. Моның өчен алдан язылырга кирәк. Мираска бәйле мәсьәләләр буенча бары тик Кама Тамагы районына гына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Калган эшләр буенча теләсә кайсы нотариус янына барырга була. Нотариуска игьлан ителгән конкурс нигезендә районда даими нигездә эшләүче нотариус булачак. Бу хакта өстәмә хәбәр итәрбез”, – диде ул.
Нотариус Кама Тамагының Карл Маркс урамындагы дүртенче йортта кабул итә. Телефон: 8-960-035-41-51.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X