Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар, машина фараларын кабызмыйча йөргән өчен штраф каралган

Һәр көнне диярлек иртән һәм көндез Олы Кайбыч урамнарында фараларын кабызмыйча хәрәкәт итүче автомобильләрне күрергә мөмкин.

Бу күренешкә тап булганнан соң, юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелеп, белмичә калдым микән дип уйлап куйдым. Интернеттан эзләндем, ләкин автомобильләрнең фарасын сүндереп йөрүгә кагылышлы үзгәреш-ләрне тапмадым. Әлеге ситуациягә ачыклык кертүне сорап, Кайбыч полициясенең ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илфат Әхмәтовка мөрәҗәгать иттем.
– Автомобильнең фараларын кабызмыйча йөрү юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу булып санала һәм моның өчен 500 сум штраф рәвешендә административ җәза каралган.
Шулай итеп, хөрмәтле автомобиль йөртүчеләр! Машинагыз нинди булуга да карамастан, яңамы ул, искеме, кара төстәме яки кызылмы, кыйммәтлеме, әллә арзанлымы, аны гараждан чыгарган чагында утларын кабызырга кирәк. Тимер атыгызның фараларын яндырмаган очракта, сез үзегезнең генә түгел, юлдагы башка шофер һәм пассажирларның да гомерен куркыныч астына куясыз. Лампочкаларны кабызмыйча экономия ясарга кирәк микән? Гади генә кагыйдәләрне үтәмәү дә тора-бара тупас хокук бозуларга китерергә мөмкин. Транспорт белән идарә итүче һәр кеше башкалар тормышы өчен җаваплы, шуны истән чыгармасагыз иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X