Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар, мошенниклардан сак булыгыз!

Татарстан Республикасында 27 марттан 8 апрельгә кадәр “Сак булыгыз, мошенниклар!” акциясе узды. Соңгы вакытта республикада, шул исәптән безнең Кайбыч районында да, социаль мошенниклык очраклары күзәтелә.

Бу акция әлеге төр җинаятьләрне, гражданнарның милекенә, финансларына кул сузуларны кисәтүгә юнәлдерелгән. Район эчке эшләр бүлеге тарафыннан күп кенә профилактик чаралар алып барылса да,  мошенниклар «кармагына» эләгүчеләр бар әле.
Туганыгыз яки танышыгыз бәлагә юлыккан, аны коткару өчен зур суммада акча кирәк дип шалтыратсалар, смс-хәбәр җибәрсәләр, моңа ышанмагыз. 
Штраф яки коммуналь хезмәтләр өчен килгән квитанцияләрне дә игътибар белән карап чыгыгыз. Әгәр дә  нинди дә булса шик туа икән, мәгълүматның дөреслеген идарә итүче компания яки штраф кәгазен җибәргән оешмада тикшертегез. 
Төрле призлар уйнату, тиз дәвалаучы могҗизалы дарулар, приборлар, кыйм­мәт булмаган киемнәр, азык-төлек сату буенча оештырылучы төрле чараларга чакыру алсагыз, анда катнашырга ризалык бирмәгез. 
Сезгә күз тигән, бозым бар, аны чыгарырга ярдәм итәм, киләчәгегезне әйтәм дигән тәкъдимнәргә каршы килегез. Акчагыздан колак кагуыгыз ихтимал. 
Таныш булмаган кешеләргә ишек ачмагыз. Алар үзләрен махсус хезмәтләр, полиция, полик­линика, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре дип таныштырса да, сезгә чыннан да белгеч җибәргәнлекләре турында шул оешмага шалтыратып белешегез. 
Банк картасын блокировкалау турындагы барлык хәбәрләрне дә тикшерегез. Моның өчен банкның кайнар линия телефонына шалтыратыгыз. Аның номеры банк карточкасының икенче ягында күрсәтелгән. 
Урамда сезгә бөтенләй таныш булмаган кеше сүз катмакчы була икән, сак­лык күрсәтегез. 
Сезне алдарга теләүләрен сизәсез икән, полициягә шалтыратыгыз, ярдәм итәчәкләр. 

Ышаныч телефоны: 8(843) 2912926 
Бердәм коткару хезмәте: 112. 
Кайбыч полициясенең дежур часте: 21606 

Гөлнара Гыймадиева, 
полиция майоры, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар, мошенниклардан сак булыгыз!