Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар, республика тарихында үзеңне тап һәм айфон от!

“ТАССРның 100 еллыгы” сайтында http://100tatarstan.ru/ “Республика тарихында үзеңне тап!” дип исемләнгән бәйге бара.

Татарстанда һәр гаилә тормышы диярлек сәнәгатькә, төзелешкә, мәдәнияткә, тарихка кагылышлы киңкүләм республика проектлары белән бәйләнгән. Һәр проект кешене – әби-бабайларыбызны, әти-әниләребезне, абый-апаларыбызны һәм, әлбәттә, безнең үзебезне күз уңында тота. Татарстанның олы тарихына һәркайсыбызның гаилә тарихы сыйган! Бәйгедә иң күп тавыш җыючы айфон ота алачак.Көн саен әлеге сайтка кереп, үз тавышыңны бирергә онытма! 100let.tassr@mail.ru электрон адресына гаилә фотосурәтен һәм аңа бәйле тарих турында яисә 1920 елдан 2020 елга кадәрге чорда Татарстан территориясендә булган берәр вакыйга турында хәбәр юллагыз. Фотография һәм сез сөйләгән вакыйга турындагы хәбәр 100.tatarstan.ru сайтында басылачак. Конкурста җиңүче бүләккә айфон алачак! Шулай ук үз мәгълүматыгызны урнаштырырга да була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев