Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар, сездә фронт хатлары һәм сугыш ветераннарының фотолары сакланамы?

Татарстан Хәрби комиссариаты республикада яшәүчеләрнең шәхси гаилә архивларыннан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен һәм 1941-1945 еллардагы фронт хатларын җыюын дәвам итә.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгәндә, сугыш ветераннары истәлеген саклау мөһим шарт булып тора. Дәүләтебез һәм дөнья җәмәгатьчелеге тарихында үзенең масштабы, киеренкелеге, корбаннары, югалтулары һәм җимерелүләре буенча мондый зур масштаблы сугышның булганы юк иде. Бу сугышта җиңүгә күпмилләтле халкыбызның югары патриот¬измы нәтиҗәсендә ирешелде. Ватанны саклау-чыларның истәлеген мәңгеләштерү һәм илебездә яшәүчеләрнең рухи хисләрен күтәрү, ветераннарга рәхмәт йөзеннән, РФ Оборона министрлыгының «Патриот» хәрби-патриот¬ик паркы территориясендә РФ Кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсен төзү турында карар кабул ителде.
Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бердәм мәгълүмат базасы булдырыла һәм мозаик картиналарда сугыш турындагы фотосурәтләрне РФ Кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсе территориясендәге «Хәтер юлы» галереясында терминаллар аша карау мөмкинлеге тудырыла. Шул максатта ТР Хәрби комиссариаты, шәһәр-районнардагы хәрби комиссариатлар республика гражданнарының шәхси гаилә архивларыннан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен һәм фронттагы хатларын җыя. ТР Хәрби комиссариаты фронтовикларның 24 520 фотосурәтен туплаган инде. «Хәтер юлы» галереясенә Бөек Ватан сугышында катнашкан 684 мең татарстанлы турында мәгълүмат тапшырылган. Республика халкы хәрби комиссариатларга Бөек Ватан сугышында катнашучының фотосурәте (сугыш һәм сугыштан соңгы чор), мәгълүматы һәм фронт хатлары белән мөрәҗәгать итә ала.
Хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре 1941-1945  елларда язылган  фронт хатларын, фотоларны әлеге мәгълүматларны тапшыручыларның күз алдында сканерлаштырачак.
Хөрмәтле кайбычлылар! Сезнең актив гражданлык позиция күрсәтүегезне һәм Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүдә актив катнашуыгызны сорыйбыз! Белешмәне 8(843)221-43-09 телефоны буенча алырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X