Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар Татарстан Республикасы Президентының еллык юлламасын тыңлауда катнашты

Бу атнаның дүшәмбесендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 40 нчы утырышында еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узган әлеге чарага барлыгы 700 кеше чакырылган.

Республиканың тышкы һәм эчке хәле турындагы еллык юлламаны тыңлаучылар арасында Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, «Дубрава» җәмгыятенең өченче филиалы директоры Валерий Поляков һәм Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков та бар иде. Әлеге юлламаны радио-телевидениедән турыдан-туры трансляцияләделәр, шуңа да аны ТР Дәүләт Советы депутатлары, чакырылган рәсми затлар белән бергә барлык татарстанлылар да тыңлый алды. Юлламаның тулы тексты белән Татарстан Президенты сайтында да танышырга мөмкин. Әлеге юлламада эшчәнлекнең барлык яклары да киң яктыртыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев