Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар, цифрлы телевиденигә приставка алган өчен кемнәргә субсидия бирелүен беләсезме?

Санлы телевидение буенча приставканы һәркем үзе сатып алырга тиеш. Моның өчен аерым кешеләргә компенсация карала. Бу хакта тулырак аңлату өчен без Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбыч районындагы 22нче бүлеге мөдире Исламия Нигъмәтуллинага мөрәҗәгать иттек.

 – Приставкалар теләсә кайсы электроника, көндәлек техника сата торган кибетләрдә, почта бүлекләрендә сатыла. Ә приставка өчен аерым категория кешеләренә компенсация каралган.Татарстан Министрлар Кабинетының “2019 елда иярчен телевидениесен кабул итү өчен җиһазлар сатып алу һәм урнаштыруга (монтажлау, җайга салу) чыгымнарны компенсацияләү турында»гы карары нигезендә, иярчен телевидениесен кабул итү өчен җиһазлар сатып алуга һәм аларны урнаштыру эшләренә бәйле чыгымнарны компенсацияләү каралган.
Татарстанда компенсация алу хокукына җан башына уртача кереме яшәү минимумының 1,5 тапкыр зурлыгыннан түбәнрәк булган торак пунктларда яшәүче хуҗалыклар ия.
Компенсация алу хокукы түбәндәге кешеләргә бирелә:
– җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, айлык пособие алучы күпбалалы гаиләләр,
– җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган, айлык пособие алучы инвалид балалары булган гаиләләр,
– 70 яшькә җиткән һәм өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче пенсионерлар (пенсионерлардан торган гаиләләр), җан башына уртача керем 20 мең сумнан артмаган гаиләләр;
– җан башына уртача керем 20 мең сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр).
Моннан тыш, аналог телевидениесен караучы йортларда яшәгән гражданнарның аерым категорияләренә адреслы ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителде.
Компенсация цифрлы телевидение приставкасы яки телевизион антеннаның фактик бәясе күләмендә биреләчәк, ләкин һәр төр җиһаз буенча 1000 сумнан артык түгел.
Компенсация билгеләү өчен 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
йорт хуҗалыгының һәр әгъзасының компенсация билгеләү турында гариза биргән айдан алдагы өч ай эчендә керемнәрен раслый торган документлар;
цифрлы телевидение приставкасы һәм (яки) цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен телевизион антенналар сатып алынганны раслаучы документ.
Шул ук вакытта балага айлык пособие алучы гаиләләр керемнәре турында документлар бирүдән азат ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X