Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар – турнир җиңүчесе

15 февральдә “Кайбыч” боз мәйданында ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең – 75 еллыгы уңаеннан, район башлыгы кубогына Кайбыч, Апас, Тәтеш, Чүпрәле районнарының ир- егетләр командалары катнашында хоккей буенча турнир үткәрелде.

Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин командаларны сәламләде һәм уңышлар теләде. Биш сәгатькә якын сузылган ярышта Кайбыч командасы җиңү яулады һәм кубокка лаек булды. Апас районы командасы – икенче, тәтешлеләр - өченче, Чүпрәле командасы дүртенче урынга чыкты. Командаларга бүләкләрне район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм “ФОРПОСТ” үзәге директоры Юрий Михайлов тапшырды.
Шулай ук, турнирның иң яхшы уенчылары да билгеләнде: иң яхшы капкачы – Чүпрәледән Ленар Әкбәров, иң яхшы һөҗүмче – Кайбычтан Руслан Җамалетдинов, иң яхшы сакчы – Апастан Илназ Нургалиев. Аларга Мактау кәгазе һәм статуэткалар бүләк ителде. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев