Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар вәгазь кичәсендә Яңа Зеландия фаҗигасе корбаннары рухына дога кылды

Узган җомга кичендә Казан шәһәренең “Өмет” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев Олы Кайбыч мәчетендә халык белән очрашты.

 Кайбыч районы мөхтәсибәте сайты хәбәр итүенчә, вәгазь кичәсендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, имам-мөхтәсиб Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, мәхәллә халкы һәм якын-тирә авыллардан килүчеләр катнашкан. Очрашу Коръән уку һәм Яңа Зеландиядәге Әл-Нур һәм Линвуд мәчетләрендәге атыш вакытында һәлак булган мөселманнарның рухына дога кылу белән башланган. Алга таба Равил хәзрәт адәм баласын җәннәт бакчаларына китерә торган гамәлләр турында вәгазь сөйләгән. Кичә ахырында Альберт Рәхмәтуллин Равил хәзрәткә үтемле вәгазьләре өчен олы рәхмәтен белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X