Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар, виртуаль ярминкәгә рәхим итегез!

Патша Россиясе заманында сәүдәгәрләр һәм эре сәүдәгәрләр өчен Макарьев, Түбән Новгород ярминкәләре, калган шәһәрләрдә, авылларда базарлар гөрләп торган, анда үз товарларын сатарга төрле яклардан килгәннәр. Заманча ярминкәләр хәзер инде интернетның виртуаль киңлекләрендә дә үтә.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкта җитештерелеп, үзеңнән артып калган ит-сөт продукциясен, бакчаңда тир түгеп үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешне, ит һәм сөт продукциясен кая куярга дигән сорау күпчелек авыл халкын борчый. “Бердәм Россия” партиясенең Кайбычта узган мобиль җәмәгать кабул итүе вакытында бу сорауны Олы Тәрбит авылында яшәүче Альберт Сабирҗанов та биргән иде. Ул Яшел Үзәндә, Яңа Турада узучы ярминкәләрдә шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне сатарга рөхсәт итүләрен сорады. Мал асраган, бакча үстергән тырыш авыл кешеләренең ел әйләнәсе сатарлык продукциясе була аның. Кышын күбесе ит сата, иртә яздан баздан яшелчә запасын чыгара, ә сөт һәм сөт продуктларын ел әйләнәсе җитештерә. Үзегез беләсез, шәхси хуҗалыкта җитештерелгән азык-төлекне озак саклап булмый, аны вакытында урнаштырмасаң, бернисез калырга мөмкин. Әмма кемгә сатарга соң? Ниһаять, авыл халкын ишеттеләр: Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов инициативасы белән узган елның декабрендә “Электрон ярминкә” (Ярмарка16.рф, yarmarka16.ru) интернет мәйданы эшли башлады. Бу хакта безгә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының республика мәгълүмати-исәпләү үзәге белгече Рушан Сайранов хәбәр итте. 
– Шәхси ярдәмче хуҗалыгы булучылар, крестьян фермер хуҗалыклары башлыклары яки авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр, әлеге мәйданда теркәлеп, үз продукциясен тәкъдим итә ала, – диде Рушан Рөстәмович. – Мәйданда теркәлгән ике йөз авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче арасында Кайбыч районыннан да ике кеше бар. Алар – шәхси эшмәкәрләр Сөләйман Гафиятуллин һәм Чүтидән Рамилә Щукина. Әлеге мәйдан авыл хуҗалыгы продукциясен арадашчыларсыз “сатучы – алучы” схемасы буенча сатуга ярдәм итү максатында эшләнгән. Күпләр аны танылган “Авито” сайты белән чагыштыра. Теркәлү процедурасы уңайлы һәм гади. Анда интернетны тиешенчә белмәгән кешеләр дә эшли ала. Ярминкәне эзләргә кирәкми, ярминкә сезнең өегезгә үзе килә! 
Моның чыннан да шулай булуына инану өчен үзем теркәлү узарга булдым. Интернетта Ярмарка16.рф ны җыйдым, үз мәгълүматларымны керттем, сатарга җыенган продуктны күрсәттем һәм бәясен куйдым. Чынлап та теркәлү узу гади икән. Анда үзең сатарга теләгән бар продукцияңне дә тәкъдим итәргә мөмкин. Сатучылар ни генә тәкъдим итми: мөгезле эре терлек, сарык, куян ите, тавык, каз түшкәсе, күркә ите, бытбылдык йомыркасы, яшел, башлы суган, чәчәк, карабодай, кәрәзле бал, бәрәңге, сарымсак, борчак, кабак, алма һәм башкалар. Барлыгы 140 исемдәге товар бар анда. Рушан Сайранов шунысын да өстәде: теркәлгәндә сораулар туса, һәркем 89534049515 телефоны аша ярдәм сорап аңа мөрәҗәгать итә ала. 
Электрон ярминкә барлыгын, бәлки, күпләр белмидер дә әле. Ул шәхси ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалыкларына файдалы һәм бик кирәкле. Интернет-мәйданчыкта тиз арада текркәлү аларга яхшы ярдәмче булачак. 
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, электрон ярминкәдә продукция тәкъдим итәргә генә түгел, үзеңә кирәкле товарны да эзләп табарга була. Мәйданчыкка кергәч, товарның исемен языгыз, булган очракта ул Татарстан картасында күренә. Бәяләрен чагыштырырга, товар турындагы фикерләрне укырга була. Шунда ук элемтәгә керү өчен телефоннары да язылган, кызыксындырган сорауларыгызны да бирә аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар, виртуаль ярминкәгә рәхим итегез!