Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар врачларга рәхмәт сүзләрен Yardam.ru мәгълүмат порталында эшли башлаган «Табибларга хатлар» сервисы аша җиткерә ала

Моның өчен үз исемеңне атап, хатыгызның кайсы сырхауханәгә юллануын күрсәтергә кирәк, фотогызны да җибәрергә мөмкин. Хатларны yardam@tatar.ru адресына да җибәрергә була.

Хәзерге вакытта үзәк сырхауханәнең терапия бүлегендә дәваланучы 86 яшьлек Александра Тутаева да табибларга рәхмәтле.
–Мине сырхауханәгә бу атнаның дүшәмбесендә салдылар. Үзем Багай авылыннан. Аягым бик шеште, сызлый, атларга да бирми. Авылга участок врачы Василий Иванов килгәч, миңа стационарда дәваланырга кирәклеген әйтте. Һәр килүендә безнең кебек карт кешеләрнең өйләрендә йөреп чыга ул. “Син яшисен яшәгән инде, даруларыңны эчеп, өеңдә генә утыр”,–дип әйтсә дә, бер сүз әйтә алмыйсың. Василий Васильевич, киресенчә, бездә яшәүгә өмет уята. Миңа да, аягыңдагы шеш өч-дүрт көннән бетәчәк, чабып йөриячәксең әле, диде һәм шулай булды да. Монда мине Гүзәл Абдуллаева дәвалый. Табиблар, шәфкать туташлары укол, дарулар, система куеп кына түгел, ә җылы сүзләре белән дә дәвалыйлар. Авылда чакта кан басымым кайчакта 180гә кадәр күтәрелә дә, ашыгыч ярдәмгә шалтыратабыз. Алар тиз арада килеп җитә. Ике ел элек улым бик каты авырып китте, аны сырхауханәдә сакларга туры килде. Төнемне урындыкта утырып үткәрермен дип уйлаган идем, миңа да йокларга урын табып бирделәр. Тәүлек әйләнәсе халык сәламәтлеге сагында торучыларга зур рәхмәт. Сез безгә бик кирәк.Врачларга, шәфкать туташларына сүз әйтә күрмәгез, аларны безгә Ходай үзе җибәргән.
Салтыйганнан 89 яшьлек Мәдинә Гыйльманова болай диде:
–Мине монда авыр хәлдә алып килделәр. Кан басымым бик югары булды, йөрәкнең хәле юк иде. Кызым Резедә мине сакларга калды. Дәвалаучы врачым Гүзәл Абдуллаева мине биш көн эчендә аякка бастырды. Әле ярый сырхауханә, врачлар бар. Мең рәхмәт аларга!
Районның баш врачы Гөлнара Сафиуллина әйтеп узганча, аларда 30 врач эшли, 108 урта медицина персоналы, административ-хуҗалык эшләрендә 66 кеше исәпләнә.
–Төп бурычыбыз – авыруларны дәвалау. Хезмәтебезгә беркайчан да ихтыяҗ кимеми, киресенчә, арта гына бара. Без сәгать саен авырулар белән очрашабыз, алар-ны дәвалау өчен бар көчебезне, тәҗрибәбезне эшкә җигеп эшлибез. Пациентларыбызның шат йөзләрен күрү, рәхмәтләрен ишетү безгә аеруча рәхәт, – диде Гөлнара Илдусовна. –Хезмәтебез җиңел түгел, чөнки безнең кулда кеше гомере. Пандемия шартларында эшебез тагын да артты. Врачлар, үз сәламәтлекләрен куркыныч астына ку-еп, авыр шартларда эшләргә мәҗбүр. Аларның барысы да Гиппократ антына туг-рылыклы.
Авыруларны дәвалау өстенә алар әле юл һәлакәтләре вакытында фаҗига уры-нына чыгып китә, янгыннардан зыян күрүчеләргә, башка күңелсезлекләргә таручыларга беренче медицина ярдәме күрсәтә, чирлеләрне Казанга, Буага, бәби табучы аналарны Яшел Үзәнгә озата. Авыруның гомере кыл өстендә торса, Казаннан врачлар чакырталар, санавиация хезмәтенә дә мөрәҗәгать итәләр. Рәхмәт, бик зур рәхмәт табибларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев