Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар “Әйдә, ШаяРТ” татар КВНында

Олы Кайбычтагы мәдәният йортында “Әйдә, ШаяРТ” Татар КВН лигасының сайлап алу этабы үтте.

Татар КВН лигасы эшен дәвам итә! Быел аңа 25 ел тула, шуңа ул яңара — форматын, уен схемасын һәм исемен үзгәртә. Хәзер ул «Әйдә, ШаяРТ!» дип атала. Уен берничә этапта уза. Башта республика районнарында КВН мәктәбе һәм сайлап алу этаплары уза. Иң көчле командалар Казанга фестивальгә чакырыла. Заманча телевизион формат, яңа юмористик шоу. Татарча КВН яңа үрләргә менә.Бәйгене оештыручылар: ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр сәясәте министрлыгы һәм “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасы. 
“Әйдә, ШаяРТ” Татар КВН лигасының Кайбычтагы сайлап алу турын Фаил Баязитов алып барды. Ул тамашачыларны командалар белән таныштырды: беренчесе – укытучылар командасы булса, икенчесе – сәламәтлек саклау һәм мәдәният хезмәткәрләренең җыелма командасы. 
Кыска гына вакыт эчендә командалар үз һөнәрләрен чагылдырган кызыклы чыгышлар әзерләргә өлгергән. Жюри әъзалары командаларның һәр бирем буенча чыгышын бәяләп барды. Нәтиҗәдә, сәламәтлек саклау һәм мәдәният хезмәткәрләренең җыелма командасы җиңүгә иреште. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин командаларга кызыклы чыгышлары өчен рәхмәт әйтеп дипломнар тапшырды. 
Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев