Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлыларга социаль хезмәтләрдән баш тартмаска киңәш итәләр

Федераль ташламалардан файдаланучыларга 1 октябрьгә кадәр мөһим карар кабул итәргә кирәк: социаль хезмәтләр җыелмасын (социаль пакетны) калдырырга яки аннан баш тартып, акча алырга. Пенсия фондының Кайбыч районындагы клиент хезмәте җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр иткәнчә, безнең районда 1670 кеше дәүләттән социаль ярдәм ала.

Акчалата компенсацияне сайлаганда, шуны истә тотарга кирәк: сәламәтлек торышы начарлангач, авыру озак вакытлар дәвалануны һәм күп кенә дарулар таләп итә, акчалата компенсация җитми башлый. Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын 2019 елның 1 октябренә кадәр яңартырга мөмкин. Моның өчен Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. 2018 елда түләүсез дарулар алучыларга гариза бирүнең зарурлыгы юк. Федераль ташламалардан файдаланучылар арасында сугыш ветераннары һәм инвалидлары, барлык төркем инвалидлар, инвалид балалар, блокадниклар һәм башкалар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев