Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның ""Авыл денс" биючеләре Казаннан зур җиңү белән кайтты!

Бу атнаның сишәмбесендә Казан шәһәрендәге «Пирамида» комплексында узган «Йолдызлык» фестиваленең гала-концертында “Авыл денс” биючеләре уңышлы чыгыш ясады. Яшь талантлар «Хореография» номинациясендә республика күләмендә икенче урынны яулады.

Әлеге җиңүгә алар зур тырышлыклары нәтиҗәсендә иреште. Коллектив җитәкчесе, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова да, хореограф, ТРның атказанган артисты Алгиз Фәйзуллин да биючеләренең уңышы белән чиксез горурлана.
– Гала-концерттан без зур бүләкләр белән кайттык. Дипломга лаек булдык, биючеләрнең барысына да медальләр тапшырдылар, коллективка призлар да бирелде, –диде Рамилә Рузалитовна. – Бүләкләрне фестиваль дирекциясе вәкилләре тапшырды. Бу җиңү – тынгысыз хезмәтебезгә куелган олы бәя. Шәһәрдә бию белән шөгыльләнү мөмкинлекләре зур булган бию коллективыннан гына калышты безнекеләр. Хыялыбыз – гран-при яулау. Максатыбызга барыбер ирешәчәкбез. Балаларның әти-әниләренә дә рәхмәтебез зур, алар безне гел җиңүгә рухландырып тора. “Йолдызлык” –Татарстандагы иң яхшы балалар һәм яшьләр коллективларын ачыкларга мөмкинлек бирә, яңа үрләр яуларга мөмкинлекләр ача.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев