Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты бүләкләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Илһамия Нигъмәтҗанова бүләккә лаек булды.

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Олы Кайбыч мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәм концертында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Илһамия Нигъмәтҗановага тантаналы төстә Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатын һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Әлеге бүләк аңа күпьеллык намуслы хезмәте һәм районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен бирелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X