Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы яшьләре, конкурста катнашып, Германиягә стажировка ота ала

Агымдагы елның 26 - 27 октябрендә Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» дип исемләнгән бәйге үткәрә.

Бәйге «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» программасын гамәлгә ашыру кысаларында игълан ителгән. Ул иң яхшы яшь хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, шулай ук тармак хезмәтчәннәренең һөнәри осталыгын арттыру һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрү максатында үткәрелә. Анда Татарстанның 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге югары яки урта һөнәри белемгә ия булган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре катнаша ала. Инженер-механик, зоотехник, механизатор, машина белән сыер саву операторларының, терлекче-бозау караучыларның эш стажы бер елдан да, ветеринария табиблары, мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру операторлары һәм агрономнарныкы өч елдан да, бухгалтер-экономистларныкы биш елдан да ким булмаска тиеш. 
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: 
- «Иң яхшы инженер-механик»; 
- «Иң яхшы агроном»; 
- «Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы»; 
- «Иң яхшы механизатор»; 
- «Иң яхшы ветеринария табибы»; 
- «Машина белән сыер саву буенча иң яхшы оператор»; 
- «Иң яхшы зоотехник»; 
- «Иң яхшы терлекче-бозау караучы». 
Быел яңалык буларак, «Мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы» номинациясе дә кертелде. 
Конкурс ике этапта уздырыла: теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик биремнәр буенча. Җиңүчеләр һәр номинациядә дипломнар һәм һәр номинациядә 1, 2, 3нче урын алучылар 10, 8, 6 мең сум күләмендә сертификатлар белән бүләкләнәчәк. Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга конкурста катнашу турында дипломнар һәм 2000 сум кызыксындыру призы биреләчәк. Бәйгедә катнашу өчен 22 октябрьгә кадәр https://ais.fadm.gov.ru/event/16683 автоматлаштырылган мәгълүмат системасында заявка тутырырга кирәк. Шунысын да искәртеп үтәбез, алдагы елларда Германиягә стажировка откан җиңүчеләр бәйгедә кабат катнаша алмый. Элемтә өчен телефон: 8 (843) 2 21-75-97, 8 (906) 3 -25-90-48. Шулай ук 89272464820 номеры буенча ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рушан Сайрановка да шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев