Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның балалар сәнгать мәктәбендә 75 укучы шөгыльләнә

Белем көнендә балалар сәнгать мәктәбендә дә яңа уку елы башланып китте. Сентябрьнең икенче көнендә мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы өчен ата-аналар катнашында тантаналы чара узды.

Сәнгать белән дус балаларны яңа уку елы белән котларга район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Дания Бәдертдинова килгән иде. “Сезгә, балалар, музыка дөньясында тирән белемнәр үзләштерүегезне, яңа күнекмәләр алуыгызны һәм аларны тормышта уңышлы куллануыгызны телим. Педагогларга талантлы укучылар насыйп булсын. Төрле бәйгеләрдә җиңүләрегез күп булсын!” – диде ул.
Чараны алып баручы педагог Русалина Гыйрфанова педагоглар белән таныштырды. Сәнгать мәктәбе директоры Алия Мотыйгуллина хәбәр иткәнчә, коллектив сафларын яңа укытучылар тулыландыра. Хореография дәресләрен Олы Кайбычтан Гөлнара Хәялиева алып барачак, ә вокал һәм гитара серләренә Чувашиянең Янтик районыннан килгән Галина Никонова төшендерә. Мәктәптә унбер педагог белем бирә, 75 бала шөгыльләнә, аларның җидесе – беренче сыйныф укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Сәнгать мәктәбе бусагасын беренче тапкыр атлап кергән балаларга уку-язу әсбаплары бүләк иттеләр. – Кызым Ләбибәгә тиздән алты яшь тула. Ул рәсем ясарга ярата, шуңа да аны рәсем сән гате бүлегендә укытырга булдык, – диде Мөрәледән Энҗе Баһавиева.
Кошманнан Лилия Шәфиева да балаларның сәләтен мөмкин кадәр иртәрәк үстерергә кирәк, дип саный. Кем белә, әле балалар бакчасына гына йөрүче кызы Алинә киләчәктә танылган рәссам булыр. Апалы-сеңелле Энҗе белән Айсылу Фәй зуллиналар да алар белән бергә килгән иде.
– Мин “Вокал-соло” бүлегендә укытучы Фаилә Минһаҗева кул астында шөгыльләнәм. Музыка – ул минем дөньям. Шуңа да монда яратып йөрим, – диде бик күп бәйгеләрдә җиңү арты җиңү яулаучы Олы Кайбычның талантлы кызы Гөлназ Гайнуллина.
Илфизә Насретдинова да шушы бүлектә шөгыльләнә, аннан тыш, фортепиано дәресләрен дә ала. Кызлар яраткан укытучылары хөрмә тенә җыр башкарды.
Сәнгать мәктәбендә малайлар да зур теләк белән укый. Олы Кайбычтан Искәндәр Батанов – баян бүлегенең өченче сыйныфына, Әлфис Өметбаев шул ук бүлекнең бишенче сыйныфына, Самир Гыйсмәтуллин (икесе дә Кошманнан) фортепиано бүлегенең дүртенче классына күчте. Самирның “Исәнме, мәктәп!” җырын яратып кабул иттеләр.
Педагоглар музыканың балалар тормышында лаеклы урын алачагына ышаныч белдерә. Дәресләрдән соң өстәмә белем алучы уку чыларның телефонда утырырга вакыты юк, буш вакытлары файдалы уза. Алар гүзәллекне күрергә һәм бәяләргә өйрәнә.
Сынлы сәнгать бүлеге педагогы Айгөл Солтанова, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен, Рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X