Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның Бөек Ватан сугышы ветераннарына юбилей медальләре тапшыру дәвам итә

Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеена да санаулы көннәр калып бара. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга юбилей медальләре тапшыруын дәвам итә.

 Чүти, Ябалак авылларында яшәүче сугыш ветераннары Касыйм Козлов, Әмәнулла Хәмидуллин да аның кулыннан бүләк алды. Медаль һәм бүләк тапшыру тантанасында Чүти, Ябалак авыл җирлекләре башлыклары Петр Тараканов белән Мөслимә Гыйззәтуллина да катнашты. Район башлыгы ветераннарның сәламәтлекләре, тормыш- көнкүрешләре, проблемалары белән кызыксынды.


- Сез Бөек Ватан сугышында сәламәтлегегезне, гомерегезне кызганмыйча, безнең якты, матур тормышыбыз өчен дошманга каршы көрәшкәнсез. Барлык халкыбыз исеменнән сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм. Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее якынлаша. Алдагы көннәрдә дә ныклы сәламәтлек, тыныч, имин картлык телим, - диде Альберт Илгизәрович ветераннарга медальләр тапшырганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев