Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның беренче район башлыгы Азат Хәнифәтуллин:”Кайбыч 30 ел элек кенә төзелгән дисәләр, беркем дә ышанмас”

Кайбыч 30 ел элек кенә төзелгән дисәләр, беркем дә ышанмас. Минем күңелемә бик якын булган район ул. Чөнки 1991 елда оешкан яңа районның администрация башлыгы итеп мине сайлап куйдылар.

Аңа кадәр Апас районында төрле хезмәт урыннарында чыныгу алган идем инде. Кая кушсалар, шунда эшләдек. Без эш сайламадык, безне эш сайлады. Апас район Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләгән чагымда килдем мин яңа районга. Кайбыч районын яңадан кайтару турындагы мәсьәлә кузгалгач, Федоровскоега активны җыйганнар иде. Анда Олы Кайбычтан да бер автобус кеше килеп төште. Ветеран-укытучы Ләбибә Шәмсетдинованың да алар арасында булуы хәтердә калган. Катыргы кәгазьгә: “Кайбыч районының үзәге Олы Кайбычта булырга тиеш!” дип тә язып куйганнар. Район үзәге Федоровскоеда була икән, дип бик борчылганнар. Мин дә монда җыелуларының сәбәбен аңламадым. Олы Кайбычка кайтыйк, дидем. Тыңладылар. Юл юк, пычрак вакыт. Хәзерге Галия Кайбицкая исемендәге музейдан мәдәният йортына кадәр машина белән менә алмадык, җәяү бардык. Мәдәният йортында узган җыелышта мине Кайбычны оештыру комитеты рәисе итеп сайладылар. Ул вакытта ТАССР Югары Советы рәисе Минтимер Шәймиев, Кайбыч халкына ышанып, курыкмыйча, районны оештыру турындагы Указга кул куйды. Миңа ышаныч күрсәтүе өчен дә мең-мең рәхмәтле мин аңа.
Ул вакытта юктан башка берни юк иде. Кайбычның 300 дән артык йортының йөз йортында беркем дә яшәми. Эшне нидән башларга? Район оешкач, башка районнар кебек эшли башларга кирәк. Оешмалар ачып җибәрергә бинасы, кадрлары юк дигәндәй. Бер кеше 4-5 кеше вазифасын башкарды. Әмма берсе дә зарланмады, тырышып эшләде. Администрация, авыл хуҗалыгы идарәсе элеккеге колхоз конторасының икенче катына урнашты. Беренче катта – коммутатор. Анда эшләүче Сабира апа белән Рания апа, кем кирәк, шул кеше белән тиз тоташтыра иде. Ул вакытта стационар телефоннар да сирәк кешедә генә бар иде.
Мине райкомның беренче секретаре итеп сайлаган көн әле дә хәтердә. Безгә рескомның беренче секретаре Рево Идиятуллин (тамырлары Борындыктан) килүен хәбәр иттеләр. Аны иске "Волга" машинасында каршы алырга бардым. Брезент түбәле, номеры да булмаган өр-яңа "УАЗ" машинасы килеп туктады. Руль артында – Идиятуллин үзе. Җыелышта чыгыш ясаганда ул: “Мин бүген районга бүләккә ике машина алып килдем. “УАЗ”, ә икенчесе шул машина эчендә”, – диде. Анысы “Башкирия” дигән язу машинкасы булып чыкты. Бу машинка “УАЗ”га караганда да кадерлерәк иде. Чөнки документлар бастырырга берни юк. Ул чакта секретарь булып эшләүче Лилия Закирова, эш тәҗрибәсе булмаса да, үз эшен җиренә җиткереп башкарды. Казаннан килгән бөтен хатка җавап язу аның өстендә булды.
Безгә төзелеш эшләрен башлап җибәрергә кирәк иде. Хәзерге яңа Кайбыч урыны – ул вакытта әле буш басу. Казанда узган бер җыелышта: ”Кайбычка ничек булышып була?” дигән сөйләшү булды. Горпландагы бер түрә шунда:"Бу кадәр бер әйберсе дә булмагач, Кайбыч кирәк идеме соң ул?” – дип әйтеп куйды. “Районның кирәкме-юкмы икәнлеген Кайбыч халкыннан кайтып сорагыз”, – дидем. Әмма без барыбер төзелешләрне киң колачлы итеп башлап җибәрдек. Һәр метр хәрәкәт безнең өчен зур казаныш булды. Кайбычны төзегәндә, Чувашиядән килгән уннан артык ПМК эшләде. Тау-тау кирпеч өемнәре кайтарып аудардык. Халыкка җайлы булсын дип, Саклык банкы, агробанк, полиция, суд, аптека, санэпидстанция, администрация (хәзерге балалар мәктәбе), икмәк комбинаты, элемтә узелы һәм башка биналарны бер тирәдәрәк төзедек. Хәзерге өч катлы администрация бинасын 220 эш урынлы итеп төзеттек. Мин киткәндә, аның түбәсе ябылып, тәрәзәләре куелган иде инде. Олы Кайбычта гына да 200ләп йорт сафка басты. Социаль объектлар да, юллар, күперләр дә төзедек, авылларга газ керттек. Район яшәп китте.
Кайбыч – үсештә. Аның бассейнлы “Салават күпере” спорткомплексы гына да ни тора! Кайбычта 13 меңнән артык кешегә шулкадәр зур комплекс төзеп куйдылар. Әгәр дә 13 мең кешегә бер комплекс туры килсен дисәң, бөтен Казан шундый комплекслар белән туларга тиеш. Булганның кадерен белеп яшәргә язсын.
Сигез ел эшләгәннән соң, Апас районына администрация башлыгы итеп куйдылар. Кайбыч халкына бик рәхмәтлемен. Бу як кешеләре мине оныткандыр да, бәлки, әмма мин Кайбычны оныта алмыйм. Аның биографиясен мин Апасныкына караганда да яхшырак беләм. Юбилеең котлы булсын, Кайбыч!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев