Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның «Әкият» курчак театры картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрне бала чакларына алып кайтты

Олы Кайбычның Венера Сафиуллина җитәкчелегендәге «Әкият» курчак театры артистлары районыбыз мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында еш чыгыш ясый.

Күптән түгел алар Федоровскоедагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә дә әкият бүләк итте.
«Язгы изгелек атнасы» акциясе кысаларында яшь артистлар «Өч кыз» татар халык әкиятен сәхнәләштерде. Тамаша барышында татарча җырлар һәм көйләр яңгырады. Балаларның чыгышы интернатта гомер итүчеләр күңеленә хуш килде. «Курчак театры безгә еракта калган балачагыбызны искә төшерде. Әкият өчен зур рәхмәт, яшь артистларга уңышлар телибез», – диде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев