Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның мәдәният хезмәткәрләре “Идел” яшьләр үзәгенә барды

"Идел" яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре мәдәният хезмәткәрләренең "Софитлар яктылыгында" дип исемләнгән ике көнлек республика форумы узды.

«Мәдәният: проект алымы – заман чакыруы» панель дискуссиясенең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, проект фондлары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Әлеге форумга безнең районнан мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова, халыкка мәдәни ял хезмәте күрсәтү үзәге җитәкчесе Венера Сафиуллина, Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Чулпан Камалиева барды.
– Бу форумнан үзебез өчен бик күп мәгълүмат алып кайттык. Мастер-класс вакытында төрле төркемнәргә бүленеп эшләдек. Мин үзем музей территориясен төзекләндерү буенча “Бер елдан соң бу урын гөлбакчага әйләнәчәк” дип исемләнгән проект якладым. Экспертлар идеяләремне уңай бәяләде. Хәзер музей тирәсен төзекләндерү буенча грантка проект язарга җыенам, – диде Чулпан Галимулловна. – Без мәктәп укучылары, балалар бакчаларына йөрүче нәниләр өчен “Музей– мәгариф” проектын гамәлгә ашырабыз. Опера сәхнәсе йолдызы Галия Кайбицкая заманында Герой-шагыйрь Муса Җәлил, композитор Салих Сәйдәшев, драматург Кәрим Тинчурин һәм башка күренекле кешеләр белән аралашкан. Балалар катнашындагы музей-дәресне еш кына шушы темага да багышлыйбыз. Бу дәресләрне җәй айларында музей территориясендә дә үткәрергә була. Моның өчен аны төзекләндерергә, аерым алганда, агачлар, чәчәкләр утыртырга, беседкалар куярга мөмкин. Татар өенең нинди булуы турында музейда бер почмак булдырдык. Хәзер татар өе, ишегалды күренешен ачык һавада да ачу уе белән янам. Грант ота алсак, максатыбызга ирешербез дип уйлыйм.
“Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән танылган спикерлар үткәргән мастер-класслар безнең өчен бик файдалы булды. Камиллекнең чиге юк”, – диде Рамилә Әбләзова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев