Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның уңган хезмәтчәне

Нина Кузьмина «Алтын кырлар» агрофирмасында хисапчы һәм ясалма орлыкландыру технологы булып эшли.

 Җиде йөздән артык мөгезле эре терлеге булган фермага эшкә ул да, башка терлекчеләр кебек, иртә белән сәгать биштә үк килә. Иртәнге савым сәгать сигездә тәмамлана. Са-вымчылар өйләренә кайтып китә, ә ул фермада кала әле. Хисапчы буларак, барысын да исәпләргә, анализларга кирәк. Сөтне узган елгыдан артыграк савуларына да шатлана. «Тырышабыз инде», – дип кыска гына җавап бирде. Нина Андреевна үзе дә сыната торганнардан түгел. Тырыш хезмәте холдинг һәм агрофирма җитәкчелеге тарафыннан юга-ры бәяләнгән. Рәхмәт хатлары да, Мактау кәгазьләре дә тапшырганнар аңа. 
Нина Кузьминаның авыл хуҗалыгы тармагы буенча махсус белеме юк, ул финанс техникумын тәмамлаган. Берничә ел иминият¬ләштерү кампаниясендә, аннан соң савымчы, завхоз булып эшләгән.Шәхси тормышын җайга салган вакытта эш урынын еш алыштырырга туры килгән. Бәхетен Надеждино авы-лында таба, шунда кияүгә чыга,ике бала тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәше башта механизатор булып эшләгән, көтүче дә була, хәзер фермада каравылчы. 
Аларны хезмәт кенә бәйләми. Бергә яши башлауларына да 23 ел вакыт узып киткән, инде көмеш туйлары да якынлаша. Авылдашларының хөрмәтен тоеп яшиләр алар. Кызлары Алена Казанга урнашкан, ә уллары Андрейны узган елның 16 декабрендә армия сафларына алганнар. Кемерово өлкәсенең Югра шәһәрендә хезмәт итә. Атнасына бер тапкыр шалтыратып, әти-әнисенең хәлләрен белешә, үзе дә яңалыклары белән уртаклаша. 
Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева да әлеге гаиләне уңай яктан гына телгә ала. 
– Дус-тату гаилә бу. Йортта, бакчадагы барлык эшләрне бергәләп башкаралар. Нина Андреевнаның әнисе Таисия Ивановна да гел алар белән бергә. Өйләренә кайчан гына кермә, һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар. Авылда өмәләр үткәрелсә дә, бервакытта да читтә калмыйлар, – диде ул. 
Кузьминнарның яшәү рәвеше башкаларныкыннан аерылмый: таң әтәчләре белән бергә уяналар, чөнки эшкә киткәнче йорттагы терлекләрне карарга, ике сыерны саварга кирәк. Ә калган эш Таисия Ивановна җилкәсендә кала, ашарга да тәмле пешерә. Ул кызы белән кияве янына тугыз ел элек Пләтәнидән күченеп килгән. Бу гаиләдә «Кайбицкие зори» газетасына гел язылалар, аны яратып укыйлар. 
– Район газетасына язылмаучыларны бөтенләй аңламыйм мин. Аны укыгач, барлык яңалыклар белән танышасың бит, – ди Нина Андреевна. – Без аның һәр санын көтеп алабыз. 
Кузьминнар алты ел элек үз көчләре белән яңа йорт та салып чыккан. Ә Нина Кузьмина үзен бик бәхетле хатын дип саный. Чөнки янында ышанычлы терәге – ире бар, балалары акыллы, әнисе исән-сау. Бакча үстерәләр, терлек асрыйлар, эш урыннары бар. Ә авыллары табигатьнең иң матур урынына сыенып утырган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X