Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның урман хуҗалыгы хезмәткәрләре узган елга йомгак ясады

Отчет җыелышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарәчесе Илгиз Зарипов катнашты.

Төп доклад белән чыгыш ясаган “Кайбыч урманчылыгы” җитәкче-урманчысы Илгиз Хаффазов узган елгы эшчәнлекләренә, җитешсез якларга тукталды һәм агымдагы елга билгеләнгән планнары турында сөйләде. Кайбыч урманчылыгының 25291 гектар мәйданны биләгән урманнары өч район территориясендә, зур өлеше Кайбыч районында урнашкан. Бер участок мас­терына 2110 гектар мәйдан туры килә. Урманчылык­та барлыгы 35 кеше хезмәт куя. 
Отчеттан күренгәнчә, узган елның төп план күрсәткечләре үтәлгән. Шул исәптән 60 гектар мәйданда урман утыртылган, 690 гектарда урман культураларына агротехник эшкәртү үткәрелгән, сазлыклы зонага агачлар утыртылган, 29820 килограмм орлык әзерләнгән. Урманнарны янгыннардан саклау буенча даими рәвештә эш алып барыла, шуңа күрә янгын очраклары теркәлмәгән. 
Уңай күрсәткечләр белән беррәттән, җитешсез яклар турында да сүз булды. 
– Урман инспекторларына закон бозучыларга карата контрольне көчәйтергә кирәк. Андыйларга ел буенча төзелгән беркетмәләрне һәр инспекторга бүлсәк, бер хезмәткәргә бердән дә ким беркетмә туры килә. Бу министрлык буенча уртача күрсәткечтән алты тапкырга ким. Бу закон бозучылар юк дигәнне аңлатмый, әлеге юнәлештә начар эшлибез дигән сүз, –дип ассызыклады Илгиз Хаффазов. – Барлык дүрт участокта да күрсәткечләр шундый. Күгәй һәм Урсак урманчылыклары аеруча начар эшләгән. 
Җитәкче урманда эшләү генә җитмәвен, аның проблемалары белән яшәү кирәклеген әйтте. Очрашуда махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы эшчәнлегенә дә йомгак ясалды. Анда 55 кеше хезмәт куя. Монда керем күрсәткечләре планы 101 процентка үтәлгән, җитештерелгән продукция һәрбер хезмәткәргә 422 мең сумны тәшкил итә. Бу 2017 ел күрсәткеченнән кимрәк. Җитәкче тарафыннан ачыктан-ачык әйтелгәнчә, күрсәткечләрне яхшырту өчен булган урман әзерләү техникасыннан нәтиҗәле һәм сакчыл файдаланырга, аерым очракларда хезмәт дисциплинасын җайга салырга кирәк. 
Министрлык вәкиле Кайбыч урманчылары эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип бәяләде. 
– Кайбыч урманчылыгы – кабатланмас, бердәнбер. Бары тик биредә генә яхшы сортлы сыйфатлы имән орлыгы әзерлиләр, – диде Илгиз Зарипов. – Урман инспекторларының эшчәнлегенә килгәндә, закон бозучыларга карата беркетмәләр төзү кирәк. Аларның хезмәте төзелгән актлар саны буенча бәяләнә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да коллектив эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде. 
– Безнең район зур булмаган авыл хуҗалыгы районы. Сездә өстәмә җитештерү дә, эш урыннары да булдырылган, – диде ул. – Бер җирдә дә кыенлыкларсыз гына булмый. Шуңа күрә эш урыны булуына куанып, тырышып эшләсәгез иде. Иң мөһиме, барлык урманчылыкларны да саклап калгансыз, димәк, эш урыннары да сакланган. Хәзерге вакытта өлкән буын вәкилләре утырт­кан урманнар үсә. Шуңа күрә киләчәктә үзегездән соң нәрсә калачагы һәм урманнарны яңарту турында уйларга кирәк. Киләчәктә дә уңышлы эшләвегезне телим. 
Район башлыгы Балтай урманчылыгының участок урманчысы Фиргать Каюмовка Рәхмәт хаты тапшырды. Ул әлеге вазифаны 2007 елдан бирле башкара, ә урман хуҗалыгындагы гомуми эш стажы 42 елны тәшкил итә. 
Җыелышта шулай ук коллектив килешүләр төзү мәсьәләсен дә күтәрделәр һәм агымдагы елга килешү төзеделәр, министрлыкның башка профсоюз оешмалары белән беррәттән, дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзы составына керү өчен тавыш бирделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X