Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның ветеринария хезмәткәрләре бүләкләнде

Казан шәһәрендә үткән Бөтенроссия Ветеринария хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә безнең районнан да делегация катнашты.

Район ветеринария берләшмәсеннән хәбәр итүләренчә, бәйрәмгә чакырылучылар арасында Кайбыч ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиядиев, Морат ветеринария участогы мөдире Рафил Сөнгатуллин, Борындык ветеринария участогы фельдшеры Галина Павлова да бар иде. Аларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылган. Болардан тыш, Галина Павлова Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнгән. Рафил Сөнгатуллинга (фотода) Татарстан Республикасында “Иң төзек участок ветеринария пункты” бәйгесендә икенче урынны яулаганы өчен сертификат тапшырылган.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев